Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыклары киләсе ел уңышы өчен ашлама туплый башлады

Район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен быелдан минераль ашлама туплау башланды. Язгы кыр эшләре алдыннан ашламаның бәясе арта, шунлыктан министрлык тарафыннан хәзердән туплый башларга дигән бурыч куелган. Җиргә тиешле күләмдә кертелгән ашлама уңышны корылыктан коткара, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Дөрес, сөрүлек җирләрен тукландыруның башка факторлары да бар, диләр. Мәсәлән,...

Район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен быелдан минераль ашлама туплау башланды.


Язгы кыр эшләре алдыннан ашламаның бәясе арта, шунлыктан министрлык тарафыннан хәзердән туплый башларга дигән бурыч куелган. Җиргә тиешле күләмдә кертелгән ашлама уңышны корылыктан коткара, ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Дөрес, сөрүлек җирләрен тукландыруның башка факторлары да бар, диләр. Мәсәлән, күпьеллык үләннәрнең мәйданнарын даими алыштырып тору, сидератлар (туфракның структурасын яхшырту максатыннан азот белән баетылган үләннәр чәчү) куллану, шулай ук игенне урып алганнан соң кырга икенче катка чәчү - болар барысы да файдаланылучы юнәлешләр.

11 ноябрьгә булган мәгълүматка караганда, безнең район буенча бер гектар чәчүлек җиренә 12,8 килограмм тәэсир итү көчендә булган минераль ашлама тупланган. Әлбәттә, бу аз әле. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, кайбер районнар 17-20 килограмм туплаучылар бар. Тирә-күрше районнар Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Баулылар да әллә-ни ерак китә алмаган әле, аларда 6-8-10 килограмм. Министрлык һәм Татарстан Президенты тарафыннан киләсе ел уңышын чәчкәндә бер гектарга 60 килограммнан артык тәэсир итү көчендә булган ашлама кертү бурычы куелган. Моңа җиткереп булырмы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев