Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район хуҗалыклары кырларында мал азыгы әзерлиләр

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 22 июнь көненә күпьеллык үләннәр 2396 гектарда чабып алынган.


Шул исәптән сенаж өчен – 1604 гектар, печән өчен – 659 гектар, яшел азык һәм көтүлек өчен 133 гектардан чабып алынган. 241 тонна печән, 7166 тонна сенаж әзерләнгән. 22 июнь көненә бер баш малга уртача 3,3 центнер азык берәмлеге туры килә.

Күпьеллык үләннәрне чабуда “Август-Лениногорск”, “Сатурн-Урал”, “Хәбибуллин Ф.З”, “Ленин”, “Маркс”, “Восходящая Заря”, “Рослов В.А” хуҗалыклары эшли.

Бүгенге көндә райондагы аграр хуҗалыкларда 8 мең 586 баш мөгезле эре терлек бар. 22 июнь көнендәге мәгълүматка караганда, районда уртача бер сыердан 15,5 килограмм сөт савалар. Кайбер хуҗалыкларда, әйтик, “Август-Лениногорск”та бу күрсәткеч 23 килограммга, “Маркс”та – 19,4, “Хәбибуллин Ф.З” хуҗалыгында 17,3 килограммга җитә.

 

фото: редакция архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев