Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район комбайнчылары арасында өченче атнаның лидерлары кемнәр?

Урып-җыюда иң яхшы эшләүче комбайнчылар арасында өченче атнага нәтиҗә ясадылар.


Кече егәрлекле көче булган комбайннар арасында “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин җиңде. Ул бер атнада КЗС-7 комбайнында  447 тонна ашлык суктырган.

Уртача җитештерү көчендәге комбайннар арасында – “Маркс” хуҗалыгыннан Айдар Сәхапов, ул «Нью-Холланд СSХ7060» комбайнында 629 тонна ашлык суктырган.

 Уртача җитештерү көченнән зуррак булган комбайннар арасында Марс Рәхимов 651 тонна ашлык суктырып, җиңүче булды, ул «Акрос-595» комбайнында “Кузнецов И.Н” аграр хуҗалыгында эшли.

 Югары җитештерү көчендәге комбайннар арасында Раил Хамадиев 639 тонна ашлык суктырып, алдынгы урынга чыкты. Ул – “Август-Лениногорск” хуҗалыгының комбайнчысы. «Торум-750» “кыр корабын”да эшли.

Урак башланганнан алып, бүгенге көнгә кадәр иң күп ашлык суктыручы игенчеләр дә билгеле. Алар – икесе дә “Август-Лениногорск” хуҗалыгында көч куялар, Максим Шанцев һәм Константин Тугаев. Аларның эш күрсәткече – 3 мең тоннадан артык.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев