Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Райондагы уңган игенчеләр язгы чәчүне тәмамлады

Һәр хуҗалыкның нигезен эшче куллар тәшкил итә. Алар бердәм, булсынга дип эшләсәләр генә, нәтиҗәсе күренә.

Районда чәчүдә иң күп өлешне “Август-Лениногорск” агрофирмасы кырлары тәшкил итә. Быел әлеге хуҗалык каршында 19 мең 852 гектарда чәчү эшләрен башкарып чыгу тора.

Моннан тыш әле аларның Бөгелмә районында эшкәртәсе басулары бар. Кыр эшләре белән танышырга барганда, хуҗалык хезмәтчәннәре Ивановка авылы янындагы кырларда көнбагыш чәчә иде. Биредә заманча, куәтле техникалар кырларны иңли. Бу тракторларның бер тәгәрмәче генә дә кечкенә трактор кадәр, ә тракторга тагын чәчү комплексы тагылган. Кыскасы, галәмәт зур техника янында аның тракторчысы күренмәскә дә мөмкин. Агрофирманың уңган механизаторлары: Алмаз Салахов һәм Бахтияр Матмусаев белән бераз аралашып алдым. Икесе дә мондый куәтле техникада эшләве рәхәт, уңайлы булуын әйтте. Әйтергә кирәк: безнең районда “Август-Лениногорск” хуҗалыгы эшкә керешүгә техника паркын яңартты. Шулай булгач, механизаторлар яңа, ягъни өченче сезон гына эшләүче тракторларны иярли. “RSM 3535” тракторларында кондиционер, компьютер җайланмалары куелган. Көнгә ничә гектар эшләгәнне дә күрсәтә, шулай ук навигатор системалары да урнаштырылган.

Тракторның кайсы кырда эшләгәнен, күпме ягулык-майлау материалы сарыф иткәне – барысы да мониторда күренә, дип аңлаттылар игенчеләр. Алмаз Салаховның авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаганына – 35 ел. Мәктәпне тәмамлауга туган авылы – Бәкердә кала. Армиядән кайткач, тракторга утырып, ул чактагы “Куйбышев” колхозында эшли башлый. Хәзер менә өченче ел – “Август-Лениногорск” хуҗалыгында.
-    Быел бераз һава торышы үзенчәлеклерәк, яңгырлар да күп ява. Тик май салкын булса, икмәк уңа, диләр. Шулай булсын. Эшли торган техника әйбәт, куәтле. Көнгә 70-80 гектар эшлибез. Көнгә ике тапкыр ашаталар, лаеклы хезмәт хакы түләнә. Шулай эшләп торырга булсын, - ди ул.

Икенче тракторда Карагай авылыннан Бахтияр Матмусаев эшли. “Мин туганнан бирле авыл хуҗалыгында”, - ди. Зеленая Рощада училищены тәмамлагач, ул чактагы колхозларда эшли. “Мондый трактор белән көнгә 100 гектарга кадәр дә эшлибез. Чәчү ике сменада бара”, - ди.

Хуҗалык кырларында аграр җәмгыятьнең директоры Ирек Ягафаров һәм производство буенча директор урынбасары Илнур Гиниятуллинны очраттык. Хуҗалыкта язгы чәчү оешкан төстә бара. “4 агрегат – көнбагыш чәчүдә, ике агрегат кукурузда, тагын дүрт агрегат рапс чәчүдә эшли. Безнең хуҗалыкта чәчү ике сменада оештырылган. Кырда эшләүчеләрне тукландыру монда – кырда уза, шулай ук техникаларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү дә кырда башкарыла”, - ди Илнур Гиниятуллин эш барышы белән таныштырып. Билгеле булганча, “Август-Лениногорск” җирне сөрмичә генә чәчүне башкара.  No-Till  – “нольдәге технология”, ягъни “турыга чәчү”.  “Әлеге технология ягулыкка экономия ясый, гадәти технологиягә караганда, кимендә 40 процентка азрак ягулык кулланыла. Турыга чәчү туфракка зыян китерми, туфрак саклана”, - дип аңлатты белгеч.

Хуҗалыкта корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы икенче тапкыр эшкәртү дә башкарылган. Өч агрегат үсемлекләрне тукландыруда эшли. Кыскасы, хуҗалыкта эш туктап тормый, барлык тиешле агротехнологик чаралар вакытында башкарыла.

Кырга орлыкны һәм минераль ашламаларны “КамАЗ” машинасы белән Ильмир Сахаув китергән. 1 тонна сыйдырышлы капчыкларда ашламалар салынган. Әлеге капчыкларны бушатуда стропальщик булып Андрей Зотов эшли.

Шундый уңган игенчеләр “Маркс” хуҗалыгында да бар. Хуҗалыкта быел чәчү мәйданнары 4 мең гектардан артык, язгы бөртекле культуралар 2 мең гектардан артык мәйданда чәчелә.  506 гектарда уҗымнар чәчелгән. Азык культуралары – 1 мең 415 гектардан артыграк. Әлеге хуҗалыкның басу мәйданнары артты, элеккеге “Спартак агрофирмасы”ның 2 мең гектар җирен дә эшкәртергә алындылар.

Чәчүдә механизаторлар: Рәис Шакиров, Илдар Миннегулов, Илнар Исмагилов эшли. Рәис абый – алыштыргысыз хезмәткәр, 35 елга якын авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Җир эшенең бөтен нечкәлеген һәм техниканы да белә. Ул көнне басуда бодай чәчүдә эшли иде.

Кырга ашлама һәм орлыкны “КамАЗ” машинасы белән Җәмил абый Сәйфиев китергән. Хезмәт сөюче гаилә нәселеннән булган Җәмил абый автомобиль белән үткән чакрымнарны исәпләсәң, Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга җитәдер. Ул элегрәк “Спартак агрофирмасы”нда шофер булып эшләде, хуҗалык таркалгач, “Маркс” хуҗалыгына эшкә килә.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетыннан укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев