Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районның "Йолдыз" хуҗалыгында үз эшен белүче хезмәткәрләр эшли

"Йолдыз" хуҗалыгында 780 баш мөгезле эре терлек өчен быел өч базны тутырып азык әзерләгәннәр. Яшь бозауларны Камил Ямалиев карый. Аның карамагында 1 яшькә кадәрге - 110 баш. "Авыр түгел, азык бар ашатырга, тәүлеклек артым 750 грамм тәшкил итә. Хезмәт хакы түләнә", ди. Ул 1981 елдан бирле терлекчелектә. Бозауларны тиешенчә тәрбияләп...

"Йолдыз" хуҗалыгында 780 баш мөгезле эре терлек өчен быел өч базны тутырып азык әзерләгәннәр. Яшь бозауларны Камил Ямалиев карый. Аның карамагында 1 яшькә кадәрге - 110 баш. "Авыр түгел, азык бар ашатырга, тәүлеклек артым 750 грамм тәшкил итә. Хезмәт хакы түләнә", ди. Ул 1981 елдан бирле терлекчелектә. Бозауларны тиешенчә тәрбияләп караганнан соң, симертүгә дип икенче кешегә тапшыра. Владимир Антипов аларны кабул итеп ала. 230 баш малны ашата, урыннарын чистарта. 38 ел эш стажы булган терлекче авыр хезмәтнең нечкәлекләрен белә, эшеннән зарланып тормады. Үрнәк һәм Глазово авылларыннан булган хезмәткәрләр икәү килешеп эшли.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев