Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыздагы уңган хезмәтчәннәрнең хезмәтләре бәяләнде

Уңган хезмәтчәннәр Сабантуйда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

“Август-Лениногорск” агрофирмасында баш бухгалтер урынбасары булып эшләүче Зөлфия Кәлимуллинаның эш стажы 40 елдан артык. Быел 60 яшен тутырган. Гомер буе исәп-хисап эшендә. “1981 елда нефть техникумын тәмамладым. 1991 елда Урдалы авылы кешесенә кияүгә чыктым. Хезмәт юлын “Җәлил” колхозында дәвам иттем”, - дип сөйли.

Ул авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамларга да өлгергән. Хәзер агрофирманың Иске Иштирәк бүлекчәсенә йөреп эшли.

“Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыгыннан сыер савучы Минзилә Сәхәповага да ТР авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырылды. Минзилә ханым мондый бүләкләүгә шат булуын әйтте, әле мондый югары бүләкнең алганы булмаган икән. “Мин хуҗалыкта 11 ел сыер савам. Александра Дементьева белән, ул минем напарница, 90 баш сыер – безнең карамакта. Сыерларыбыз сөтне әйбәт кенә бирә, әлбәттә, карарга, тәрбияләргә, сыерны яратырга кирәк”, - ди. Иртәнге 3тә торып, сыер саварга киткәннәрен, ике тапкыр савуларын әйтте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев