Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбызның "Сатурн-Урал" хуҗалыгында булдыра торган халык эшли

"Сатурн-Урал"га барган саен яңалыкка тап буласың. Әле җәй аенда республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында ашлык киптерү комплексын эшләтеп җибәргәннәр иде. Менә бу юлы баргач, селекция һәм орлыкчылык белгечләренең милли союзына керү өчен аттестация үткәннәрен белдем. Әлеге гамәл хуҗалыкка орлык җитештереп, үз бәясеннән ике мәртәбә...

"Сатурн-Урал"га барган саен яңалыкка тап буласың.

Әле җәй аенда республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында ашлык киптерү комплексын эшләтеп җибәргәннәр иде. Менә бу юлы баргач, селекция һәм орлыкчылык белгечләренең милли союзына керү өчен аттестация үткәннәрен белдем. Әлеге гамәл хуҗалыкка орлык җитештереп, үз бәясеннән ике мәртәбә кыйммәтрәккә сатарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, моның өчен тиешле таләпләргә җавап бирүче орлык булуы мөһим. Булдыра торган халык эшли, яши монда. Хуҗалыкта көч куючы 91 хезмәткәргә җитәкчелек тарафыннан уңай караш сизелә. Мөмкинлекләре дә зур булгач, техникалар да яңара, терлекчелектә дә яңа агрегатлар, күп функция башкара торган машиналар кулланалар. Хуҗалык һәр тармак өчен җаваплы булган яшь белгечләр белән дә "мактана" ала. Ә аларга карата булган мөнәсәбәтне күргәч, торак йортлы, машиналы итүләрен белгәч, үзең килеп эшләрдәй буласың. Хәзерге вакытта төп көч терлекчелеккә юнәлдерелгән. 9 ай эчендә бер сыердан 3 мең 768 килограмм сөт савып алынган, 999 тонна сөт, 77 тонна ит җитештерелгән. 265 баш савым сыеры исәпләнә. Быелгы урак вакытында 8 мең 300 тоннадан артык бөртеклеләр җыеп алынган.

Хуҗалыкның терлекчелек биналарында әкренләп кул көче бетеп бара, моны МТЗ тракторы белән азык бүлгеч механизмын тагып, малларга азык салып йөрүче агрегатны күргәч әйтүем. Тракторда Альберт Мостафин (фотода)эшли. Күп функцияле машинада азык ваклатыла, болгатыла һәм ферма эченә кереп, маллар каршына салып та чыга.

- Җайлы техника инде, - ди Альберт. - Рычаглар белән генә эш итәсең. Бу машина хуҗалыкта ике ел элек барлыкка килде. Лениногорскида училищены тәмамлап кайткач, 1995 елдан авылда эшлим. ДТ-75 тракторыннан башлаган идем, аннары МТЗга утырдым. Җәй аенда печән тюклауда эшлим, көзен саламга күчәм. Менә хәзер фермада, - дип ул кыскача эше белән таныштырды. Сарабиккол егете җәен корткычларга каршы кырда гербицид сипкән. Моны теләсә кем эшли алмый, сак булу кирәк. "Саклану чаралары барысы да бар, зыяны тими", ди Альберт үзе. 38 яшьлек Альбертка елның төрле вакытында эш җитәрлек. Эшле икән, димәк, ашлы. Шулай булсын инде, алар гаиләсендә үсүче өч баланы кеше итәргә кирәк бит.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев