Заман сулышы

Әрем исе, әрем тәме

Сәгыйть, дөресрәге Минсәгыйть исемле ир-егет өчен иң кадерле, иң газиз җир - гүзәл табигатьле, бай тарихлы Яңа Иштирәк авылы. Ул аныкы, буыннан-буынга тиңсез мирас рәвешендә, ата-бабадан килгән изге җир... Һәм менә шул кара туфраклы җиргә ике аягын ныгытып баскан ирне беркем дә, беркайчан да аера да, каера да алмый... Менә...

Сәгыйть, дөресрәге Минсәгыйть исемле ир-егет өчен иң кадерле, иң газиз җир - гүзәл табигатьле, бай тарихлы Яңа Иштирәк авылы. Ул аныкы, буыннан-буынга тиңсез мирас рәвешендә, ата-бабадан килгән изге җир... Һәм менә шул кара туфраклы җиргә ике аягын ныгытып баскан ирне беркем дә, беркайчан да аера да, каера да алмый... Менә ул балачак, яшьлек еллары, гомеренең алтмыш җәе, кышы узган болынга кабат килде. Талгын гына искән көзге җил чаларган чәчләрен сыйпап үтте.


Минсәгыйть Шәрифулла улы Шәрифуллин 1952 елның 13 ноябрендә Яңа Иштирәк авылында колхозчы крестьян гаиләсендә Шәрифулла белән Фәгыйләнең сигезенче төпчек баласы булып дөньяга килә. Чебиләп беткән ялан аяклы килеш җиде ел яшел хәтфә чирәмнәрдән атлагач, 1959 елда туган авылы мәктәбенең I сыйныфына укырга керә. Өстә абыйдан калган, инде ничәнче тапкыр юганлыгын әнисе дә оныткан күлмәк, будыргычлы шаровар, аякта исә бүселергә торган җиңел тапочка, кулда укудан кайткач теләсә нинди әйбер салырга яраклы чүпрәк сумка... Яңа Иштирәк сигезьеллык мәктәбен бетергәч Зеленая Рощадагы урта мәктәпне уңышлы тәмамлау.
Ә уку елының иң озын каникуллары шул заман малайларына тәңгәл хезмәттә үтә. Җәйләрен ат җигеп печән ташу, кызу көннәрдә атларны Шушма елгасында коендыру, әнисе Фәгыйләнең "Улым, арыгансыңдыр, болай да эштән бушамыйсың, азрак ял ит!" - диюенә карамастан, төннәрен атка атланып күмәк хуҗалыкның сыер көтүен көтү. Шунысы гаҗәп: көн-төн тир түксәң дә, йокың туймаса да, нигәдер ялыктырмый, әнә шулай көн итү үзенә күрә рәхәтлек хисе генә тудыра. Алга таба ул чорда бик дәрәҗәле СПТУда экскаваторчылар әзерли торган курсларда укый. Шөгер мелиорациясендә тәүге хезмәт чыныгуы ала.
1970 елның 13 ноябрендә, нәкъ 18 яшь тулган көнне армия сафларына алыну.
Әйе, Яңа Иштирәк, туганнар, дуслар, күршеләр озатып калды. Яшьли сөйгән яр, аны армиядән көтеп алачак, чәчләре чәчкә бәйләнәчәк сөйгән кызы Розалия кул болгап калды. Машинага утырыр алдыннан, Шәрифулла абзый улын кочаклап, гомергә хәтердән уелмас сүзләр әйтте: "Улым, гаепләмә, күңелем сизенә, синең кайтуыңны исән-имин каршы алалмам, ахыры...". Кронштадтта изге бурычын үтәгән сержант Минсәгыйть Шәрифуллин әтисен соңгы юлга озатырга кайтып өлгерә...
1972 елның ноябрендә Яңа Иштирәккә исән-имин әйләнеп кайта. 1 декабрь иртәсендә "Дружба" колхозының легендар рәисе Әгъдәм Вәли улы Галләмов идарәгә чакыра да: "Энекәш, син төпчек малай, сиңа авылдан китмәү кулайрак булыр, әниеңне ташлама, авылда кал, синең кебек егетләр колхозда бик кирәк!" - ди. Шулай итеп, күмәк хуҗалыкта - шофер, 1975 елдан Яңа Иштирәктәге 1 нче комплексның бригада бригадиры. Ә 1978 ел нәтиҗәләре буенча, Минсәгыйть Шәрифуллин җитәкләгән бригада Бөтенроссия күләмендә беренче урынга лаек дип табыла. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлап, агроном белгечлеге ала, 1982 - 1985 елларда партия оешмасы секретаре, 1985 - 2000 елларда Яңа Иштирәк авыл советы рәисе, 2000 - 2001 елларда Куйбышев исемендәге колхозның Мөэмин-Каратай авылы бригадасында җиң сызганып эшли, ә 2001 елдан бүгенгә кадәр "Елховнефть"тә нефтьче. 30 елга якын гомерен авыл белән бәйләгән, авылым, туган җирем, илем дип, халкым дип яшәгән җитәкче, сәләтле оештыручы, кайда гына эшләсә дә халык ихтирамын казанган Сәгыйть абыйның тормышы саладашлары, хезмәттәшләре, өч баласы, сигез оныгы өчен дә зур мәртәбә, өлге, үрнәк! 39 ел янәшәсеннән атлаган, кайгы-шатлыгын уртаклашкан хатынының да сөекле иренә әйтер сүзләре байтак:
- Минсәгыйть гомер буе туры сүзле ачык йөзле, җитмеш төрле һөнәр иясе булды. Аның белән узган кырык елга якын вакыт бәхетле төш кебек кенә тоела! Улларыбыз Марат, Ринатның, кызыбыз Резидәне күз карасыдай яратып, зур тырышлыклар куеп үстердек. Күңелләренә игелеклелек орлыклары чәчәргә тырыштык.
...Көзге җил җанга кабат әрем исен, әрем тәмен салды... Туган җир гаме, ил гаме белән яшәгән, еллар белән билгеләнгән гомернең бер генә көнен дә әрәмгә үткәрмәгән; умартачы, яшьли ат җене кагылганга хәзер дә ат асраган, табын-мәҗлесләрне моңлы җырлары белән бизәгән авылдашыма сәламәтлек, күңел көрлеге, өметле аяз таңнар теләп калам!

Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: