Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Республика авыл хуҗалыгы министры Лениногорск районында булды

Урып-җыю кампаниясе башланды. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы районнарда эшне ештыру барышы белән танышу максатыннан эшлекле визит ясый.



Кичә, 3 августта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Дмитрий Яшин, “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов килделәр.

Делегация район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.
Аннан “Август-Лениногорск” җәмгыятенең сөтчелек фермасында булдылар, җәмгыятьнең бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарын карадылар.

Керкәледәге икмәк кабул итү  пункты эшчәнлеге белән таныштылар. Монда сәгатенә 100 тонна бөртеклеләрне киптерергә, чистартырга мөмкин булган агрегат эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев