Заман сулышы

Саннар теле белән

Узган ел - авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Күп итеп мал азыгы әзерләнде, амбарларга икмәк салынды. Бу хәлләр терлекчелектә ничек чагылыш тапты икән? Узган елда район авыл хуҗалыкларында мөгезле эре терлек 13 мең 655 башка җиткән. Шуның 4 мең 155е - савым сыерлары. Шуны да искәртеп китәргә кирәк: мәкаләдә язылган...

Узган ел - авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Күп итеп мал азыгы әзерләнде, амбарларга икмәк салынды. Бу хәлләр терлекчелектә ничек чагылыш тапты икән?

Узган елда район авыл хуҗалыкларында мөгезле эре терлек 13 мең 655 башка җиткән. Шуның 4 мең 155е - савым сыерлары. Шуны да искәртеп китәргә кирәк: мәкаләдә язылган саннарга крестьян-фермер хуҗалыклары мәгълүматлары да кергән. 2010 елдагы белән чагыштырганда, сарыклар саны сизелерлек арткан. 2010 елда - 35 баш, 2011дә - 328 баш булган. Авыл җирендә иң җайлы транспорт ролен үтәгән атларның хәле ничегрәк соң? Алар да 429 башка җиткән, 54 баш колын туган, кызганыч, 12 ат үлгән.
Хуҗалыклардагы иң күп мал - дуңгызлар. Билгеле, монда дуңгыз комплексларының роле зур. Узган елда аларның саны 25 мең 418 баш булган, 48 мең 71 баш чучка баласы туган, 1 мең 960 баш мыркылдык үлгән. Җитештерелгән итнең күп өлеше дуңгыз итенә туры килә.
Үрчем буенча эшләр ничек икән? Узган елда 4 мең 95 баш бозау алынган. Быелдан һәр яңа туган бозау өчен 300 сум күләмендә акча түләнгәч, күрсәткечләр ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим