Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Спартак агрофирмасы"на Түбән Новгородтан килеп укыттылар

“Спартак” агрофирмасы” базасында терлекчелек буенча уку семинары узды.

 

Укулар Түбән Новгород шәһәре консультантлары И.Ф. Тюрин, А.В. Клюшин тарафыннан үткәрелде.

Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре катнашты.

Семинар теоретик һәм практик өлештән торды. Заманча яңадан җитештерү стратегиясе, селекция, генетика, лактация һәм ташлату чорында сыерларны ашату, шулай ук еш очрый торган яңа сыерларның авырулары, аларны ашату һәм дәвалауны оештыру мәсьәләләре каралды.

Практик өлеш терлекчелек фермасында үтте Белгечләргә УЗИ ярдәмендә сыерларның буазлыгын иртә билгеләү, репродуктив система авыруларын диагностикалау ярдәмендә тәкъдим ителде. Терлек азыгы әзерләү сыйфатын бәяләү буенча практик киңәшләр бирелде: азык өстәленнән һәркем файдалана алырлык булу, терлекләрнең баш санын һәм азыкны бәяләү, сыерларның баш санын билгеләү һәм башкалар.


Лениногорск  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев