Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыер савучы Гөлнур Төхбәтова: 16 яшьтән фермага киттем

Лениногорск Сабан туенда алдынгы, тырыш ханымны бүләкләделәр.

Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән “Маркс” хуҗалыгының  (Куакбаш) сыер савучысы Гөлнур Төхбәтова бүләкләнде. Менә 27 ел дәвамында сөт җитештерүгә зур өлеш кертә.

“Минем әни сыер савучы булып эшләде. 16 яшьтә мин дә фермага сыер саварга килдем. Хәзер эш шартлары да яхшырды, үзебез дә остардык. Эшемнән канәгать, яратып башкарам. Җитәкчебез Ильяс Ганиев та әйбәт, ярдәм итә. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Ирем Өлфәт белән бергә эшлибез. Сабантуйда шундый зур бүләкләүдә катнашуы күңелле, әлбәттә. Хезмәтне бәяләүләре өчен рәхмәт”, - ди Гөлнур ханым. Алга таба тагын да зуррак исемнәр алырга язсын, колхоз бетмәсен, ди.

Өч бала әнисе эштә дә, өйдә тырыш ханым. Ире Өлфәт белән 25 ел бергә гомер итәләр.

Розалия Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев