Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыерлар да УЗИ үтә

Алда озакка сузылган кыш. Ул терлекләр өчен дә катлаулы чор. Кышка тыныч күңел белән керер өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алдыкмы, сөт саву күрсәткечләре аска тәгәрәмәсме, мал санын саклап калып булырмы? Әнә шул хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында...

Алда озакка сузылган кыш. Ул терлекләр өчен дә катлаулы чор. Кышка тыныч күңел белән керер өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алдыкмы, сөт саву күрсәткечләре аска тәгәрәмәсме, мал санын саклап калып булырмы? Әнә шул хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында узган зональ семинар-киңәшмәдә фикер алыштылар.


Биредә көньяк-көнчыгыш районнардан терлекчелек буенча белгечләр, район ветеринария берләшмәсе начальниклары, нәсел хезмәте вәкилләре катнашты. Әлеге семинар-киңәшмәнең ни өчен безнең районда узуын Нәҗип Хаҗипов биредә мул һәм сыйфатлы азык әзерләнүе, яңа терлекчелек комплекслары сафка басуы белән бәйләп аңлатты.

Татарстан терлекчелек тармагында узган 8 айда нинди күрсәткечләргә ирешелгән соң? Республика буенча мөгезле эре терлек һәм дуңгызларның баш саны буенча уңай динамика күзәтелгән. Лениногорск зонасына керүче районнардагы хәл белән якыннанрак таныштырды Нәҗип Нәкыйпович. "Мөгезле эре терлек санын Баулы районы саклап кала алган. Әлмәт районы 2 мең 244 башка киметсә, азнакайлылар 1 мең 771 башка арттыра алган. Шулай ук Лениногорск районында мөгезле эре терлек башын 355кә, ә дуңгыз санын 1 мең 717 башка күбәйткән. Бөгелмә 514 һәм 904 башка, Ютазы районында сыерлар - 6 һәм дуңгызлар 117 башка арту күзәтелә",- диде ул.
8 ай эчендә Лениногорск зонасына керүче барлык районнар да, Бөгелмәдән кала, сөт җитештерүне уңай якка үзгәрткән. Терлекчелек тармагында ныклы һәм кырыс технологик дисциплина булырга тиешлеген тагын бер кат искә төшерде министр урынбасары. Малларны кышкы биналарга күчерү эшләрен төгәлләргә, каты һәм сусыл азык белән (өстәвенә яхшы сыйфатлы булырга тиеш) тәэмин итәргә кирәклеге әйтелде. Сыерларның продукциялелегенә дөрес итеп ашату-эчертүне оештырган очракта гына ирешеп була. "Моның өчен хуҗалыкларда әкренләп сакчыл җитештерү программасы кертеләчәк",- ди Н.Хаҗипов. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Моңа фермада эшләүчеләргә укыту курслары уздыру, һәр хезмәткәр һәм шулай ук технологик процессның эш вакыты билгеләнгән хронометраж төзү (эш вакыты, саву стандарты, яшь бозауларны эчерү, кабат җитештерү, яшь терлекләрне ашату) керә.
Министрлык һәм сөт җитештерүчеләр Союзы тарафыннан фермаларда сакчыл җитештерүне кертү буенча методик тәкъдимнәр эшләнгән булуын әйтте министр урынбасары. Һәм катнашучыларга әлеге брошюралар таратылды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән делегацияне районның терлекчелек тармагы белән таныштырды, җитәрлек мал азыгы әзерләнүен, кышны уңышлы гына уздырачакларын белгертте.
Семинарның икенче өлеше Ялтау авылындагы терлекчелек комплексларында үтте. Биредә барлык шартына туры китереп ясалган биналар сафка баскан. Юлы салынган, шунда ук азык траншеялары.
Ташлаткан сыерлар өчен, бозау туу бүлекчәсе һәм аларны тоту өчен биналар да заманча итеп төзелгән, барлык шартлар да тудырылган. Семинарда катнашучылар, сокланудан башларын чайкый-чайкый, танышып йөрде.
Бу көнне бирегә килүчеләр өчен - Польша вәкилләренең терлекләрнең буазмы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә торган УЗИ сканер аппаратын эшләтеп күрсәтүе барысында да зур кызыксыну уятты. Әлеге аппарат мал табибларына, осеменаторларга бик тә кирәкле. Ул йөклелекне иртәрәк билгеләргә, сыерда була торган төрле авыруларны ачыкларга булыша. Авырлыгы 2 килограмм чамасы булган аппарат, белгечләр фикеренчә, аталанганнан соң 25 нче көнендә 100 процент дөрес итеп буазлыгын күрсәтә ала. Аның, компьютер кебек, "хәтере" дә бар. Кайсы сыер нинди авыру белән авырганын "хәтерендә калдыра", ягъни авыру тарихы язылып бара. Чит ил вәкилләре комплекстагы берничә сыерны тикшереп тә карады. Бу көнне семинарга килүчеләр Ялтаудагы терлекчелек комплексларын күреп, бер шаккатса, мондый төрдәге аппаратны күреп, икенче кат шаккаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар