Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан галимнәре карабодайның корылыкка чыдам һәм мул уңышлы яңа сортын чыгарды

Татарстанда карабодайның корылыкка чыдам һәм мул уңыш бирү үзлегенә ия булган яңа сортын чыгардылар.

Бу хакта Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты профессоры Фәнүсә Кадыйрова хәбәр итте.

«Климат үзгәрә, һәм сортларга карата башка таләпләр куела – аларның адаптив потенциалын арттыру. Эшләнмәдә корылыкка чыдамлык күрсәтә торган һәм уңдырышы стандарт сортлардан күбрәк булу ягыннан аерылып тора торган материал бар. Якын арада карабодайның яңа сортын тапшырырга әзерләнәбез, ул шундый югары сыйфатларга ия булачак», – дип сөйләде Кадыйрова авыл хуҗалыгы комплексының фәнни-гамәли проектларын тәкъдим итү вакытында.

Ул Татарстанның селекция казанышлары реестрына карабодайның 12 сорты кертелгән булуын билгеләп үтте. Аларны Россиянең сигез төбәгендә үстерергә рөхсәт ителә. «Карабодайны уңдырышлылыгын арттыру һәм бөртекнең сыйфатын арттыруга селекцияләү ысулы»н уйлап табуга патент бар.

«Кызганычка, без карабодайның потенциалын тулысынча файдаланмыйбыз. Ул бит азык-төлек культурасы гына түгел, диетик һәм бал бирә торган да. Ул безнең игенчелеккә туфракны савыктыру, сөрүлек җирләренең экологиясен яхшырту һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен дә кирәк», – дип ассызыклады университет профессоры.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев