Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда пилотсыз трактор күрсәттеләр

Кырларда пилотсыз трактор реаль автономиягә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, ди уйлап табучылар.

Казан аграр университетының «Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасының өлкән укытучысы Рәис Сабиров пилотсыз трактор тәкъдим итте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ул беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә «Агроволга 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтелде. 4 дәрәҗәдәге аппарат-программа комплексы базасында автоном идарә итү системасы авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү процессларын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләрен хәл итү кысаларында булдырылган.

Авыл хуҗалыгы техникасын оптимальләштерүгә һәм нәтиҗәле куллануга юнәлдерелгән төп бурычлар түбәндәгеләр:

     Тракторны оператор биреме буенча автопилотлаштыру.
    Автопилотлаштыру режимында автоматик танып-белү һәм каршылыкларны әйләнеп узу.
    Эшкәртелгән полосаның чикләрен автомат рәвештә танып-белү һәм туфрак эшкәрткәндә җитешсезлекләрне булдырмас өчен трактор хәрәкәтен автомат рәвештә көйләү.
    Кыр  эшкәртү биремендә сабан режимнары белән эш итү.

Проектны гамәлгә ашыру максатларында Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында 5 лабораториядә агросәнәгать комплексын автоматлаштыру һәм роботлаштыру нигезләре, игенчелектә технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру, терлекчелектә технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру, мобиль машиналар, шулай ук роботлаштырылган системаларны проектлау нигезләре бар.

Эшләнелгән система энергетик чаралары йөртүне һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләүне оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Ул шулай ук, кеше катнашыннан башка гына аерым шартларда трактор йөртүгә куелган таләпләрне үтәп, 4 дәрәҗәдәге АДАС классификациясенә дә туры килә.  

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев