Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанның иң яхшы комбайнчылары исемлегендә безнең районнан да җиңүче бар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләрнең тулы исемлеген рәсми сайтта хәбәр итте.

 

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. җиңүчеләр йөзәр мең сум акча алачак.

Җиңүчеләр арасында безнең район комбайнчысы - Азат Хәбибуллин бар. Ул "Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгында эшли. Яшь комбайнчыны зур җиңүе белән котлыйбыз.

Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән иде. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә — 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә — 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә — 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә — МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Конкурста агросәнәгать комплексының 1436 хезмәткәре катнашты, шул исәптән 1298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыруда һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чаптыруда катнашты.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылды, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев