Заман сулышы

“Чәчәк аткан” чабата киеп урман кистек”

Тәнзилә Әюп кызы Фәрхетдинова Түбән Чыршылы авылында 1931 елның 21 октябрендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе балалар бакчасында ашарга пешергән, әтисе вербовка белән читкә китеп эшли торган булган. Аңа Бөек Ватан сугышына да өйдән китәргә насыйп булмый. Сугыш башланганда Тәнзиләгә ун яшь тә тулмаган була әле. Башта ашау ягы...

Реклама

Тәнзилә Әюп кызы Фәрхетдинова Түбән Чыршылы авылында 1931 елның 21 октябрендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе балалар бакчасында ашарга пешергән, әтисе вербовка белән читкә китеп эшли торган булган. Аңа Бөек Ватан сугышына да өйдән китәргә насыйп булмый.


Сугыш башланганда Тәнзиләгә ун яшь тә тулмаган була әле. Башта ашау ягы бик начар булмый, чөнки Түбән Чыршылыда 1939 - 1940 елларда ашлык мул була. Колхозда эшләүчеләргә игенне күп бирәләр, бакчаларда бәрәңге дә уңа.
Мәктәптә укыганда, балалар кырда коелып калган башакларны җыялар, аннан колхозга бәрәңге алуда ярдәм итәләр. Тик соңга таба Тәнзиләгә дә зурлар белән беррәттән эшкә җигелергә туры килә. Яше кечкенә булса да, тулы гәүдәле Тәнзиләгә атлар карауны ышанып тапшыралар. Менә аның истәлекләре:
- Шулай ат белән урманнан корыган ботаклар җыеп кайта идем. Гаиләгә җитәрлек утын әзерләү минем өстә бит. Чөнки өйдә ир-ат затыннан бары тик бабай гына, әти -сугышта. Аннан, атлар караучы булып эшләвем дә бик ярап куйды әле. Көне буе атлар белән кырда урып - җыюда эшләсәк, төнлә өйгә кайтып килергә тырышасың. Ә кайту юлы урман аша үтә. Димәк, өйгә буш кайтмый, дигән сүз...
Ул вакытта атлар күп, чөнки алар төп эш көчләре була. Аларны вакытында ашатырга - эчерергә, көне буе лобогрейкага җигеп эшләргә һәм башкалар. Атларның да бит ниндие генә юк, кайсы - юаш, күндәм, ә кайсылары - усал, тешләргә генә тора. «Ул вакытта вакытыннан алда "егетләргә" әйләнгән малайлар ярдәмгә килә иде», ди Тәнзилә әби. Авылда ир-ат булмагач, урманда бүреләр күбәя. Кышкы озын төннәрдә Карак тавы башында айга карап улаган бүреләрне күп күрергә туры килә ул чакта авыл халкына. Соңга таба ашау ягы да такырая. Эшче куллар, ир-атлар булмау сәбәпле, иген уңышын җыю бик озакка сузыла.
Унҗиде яше тулгач, Тәнзиләне башка кызлар белән Багряж, Иске Чаллы урманнарына агач кисәргә җибәрәләр. Өч көнлек юлда төнне авылларга кереп куналар. Килеп җиткәч, аларны бишәрләп фатирларга урнаштыралар.
- Урман кисү өчәр айга сузылды. Хатын - кызлар кисә торган агачларны колачлап булмый иде. Кайсы көнне бер агачны кул пычкысы белән көне буе кисәргә туры килде. Иртән каты-коты белән чәй эчеп китәсең дә, көндезгә - бер телем икмәк. Салкында ул шыкырдап ката. Төш вакытында шуны таякка кидереп учакта җылытып ашыйбыз. Кичен эштән кайтканда, караңгы төшкән була. Боламыкны бергәләп пешерә идек, - дип искә ала ул.
Тәнзилә урман кисәргә өч ел бара. Ул елларда аның кышлары да бик салкын була бит. "Чәчәк аткан" чабаталардан кар тулып бозга әйләнә торган була, кулга кигән бияләй тишелеп интектерә. Анда өшегәннәрне, күргәннәрне исенә төшерсә, әбинең күзләре яшьләнә. Сугыштан соңгы елларда да иң авыры - ачлык дәвам итә. Икмәк булмагач, кысыр, үләнле ашның туклыклылыгы шулкадәр генә була шул.
Сугыш елларының авырлыгын күргән Тәнзилә әби тормыш иптәше Ягъфәр белән дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Инде Ягьфәр бабай вафат булганга да ун елдан артык вакыт үткән. Хәзер Тәнзилә әбигә 84 яшь. Дүрт баласы, тугыз оныгы, шуның кадәр оныкчыгы бар. Алар өчен кадерле әни, кадерле әби булып, Түбән Чыршылыда улы Рамил һәм килене Роза тәрбиясендә тыныч, матур гомер кичерә.
Роза Фәрхетдинова, Түбән Чыршылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: