Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Федотовкадан Нина Федорова турында бик җылы итеп язалар

Ул 6-7 нче сыйныфта укыган елларда укытучы һөнәре кызыктыргыч, абруйлы һөнәрләрнең берсе иде, бигрәк тә авыл җирлегендә. Шуңа күрәме, күңеле тарткандырмы, 8нче классны тәмамлагач, Нина Антипова башлангыч сыйныф укытучысы булырга теләп, Минзәлә педучилищесына документларын тапшырды.


Имтиханнарны уңышлы биреп, студент булу бәхетенә иреште. Бай традицияләре, көчле педагогик коллективы булган Минзәлә педучилищесында Нина Антипова тырышып укый. Училищены уңышлы тәмамлап, туган мәктәбе Федотовкага эшкә билгеләнә. Ягымлы, тырыш, тыйнак кызны коллектив үз итә һәм тиз арада Нина авыл халкының һәм укытучылар коллективының ихтирамын яулый һәм укучыларның яраткан апасына әйләнә.


Ул елларда Федотовкада гына түгел, гомумән, авылларда укытучы төп фигура булды. Һәрчак үрнәк булырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, үзешчән сәнгатьтә төп терәк булырга туры килде. Бу эшләрдә Нина Ивановна да бик актив катнашты. Сәхндә ул башкарган җырлар күңелләрне иркәләп, моңландырып та, шатландырып та, ял иттерәләр иде. Тормышның үз кагыйдәләре, ә кешенең үз язмышы. Нинабызның да шулай.

Авылда берничә ел эшләгәч, яшь укытучысы, авылның җырчы, гармунчы чибәр егете Виталий Федоров белән тормыш корып, Яр Чаллы шәһәренә күчеп китә. Ул чакларга бик күп еллар узды инде. Аның тормыш биографиясендә Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү, үзебезнең якларга кайтып, Лениногорскида 12нче лицейда татар теле укытучысы булып эшләү еллары да урын алган.

Кайда гына эшләмәсен, якты йөзле, тәмле телле (“Татлы тел тимер капканы ачар”, - ди халык мәкале), югары культурага ия булган тыйнак ханымны коллективта яраталар, хөрмәт итәләр.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Люция Ильина, Федотовка

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X