Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Иске Иштирәктән Рәхилә Әхсәнова: Туган як кадерле миңа

Туган якка кайткач,  балачак дуслары белән очрашырга тырышабыз. Бүген дә менә Рәмзия белән очрашырга сөйләштек. Үзем аларга таба атлыйм, ә уйларым балачак елларына әйләнеп кайтты.

Без яшь чакта Рәмзиянең әнисе Рәхилә апаның моңлы җырларын тыңлап үскән кызлар бит. Ул көнне дә  гомере буе туган авылында хезмәт иткән  Рәхилә апа Әхсәнова белән бик озак сөйләшеп утырдык. Ул сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәм.

Яратам мин авылымны.

Туган якның табигате, чишмә-елгалары, таулары, урманнары кадерле миңа, -дип сүзен башлап җибәрде Рәхилә апа. - Иске Иштирәк авылында 1938 елның 5 октябренда Мифтах һәм Гамилә Гыйләҗевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Миннән олы абыем Ахияр һәм апам Рәхдә бар иде, аннары кечкенә энебез Минхәт туды. Чишмә суын эчеп, елгасында су коенып, урманында җиләк, шомырт ашап үскәнгәдер, мәхәббәтем зур минем бу авылга.

Безнең авылның табигате дә матур шул. Ул Шушма елгасы буенда, таулар арасында урнашкан. Бер яктан калын урманнар каплап торса, икенче яктан шомыртлы тугайлыклар җәелгән. Әле авылыбыз чишмәләргә дә бик бай.


Бала чагым сугыш елларына туры килде.

“Мин кайтканчы үсеп куй”,- дип кочагына кысып-кысып сөйгән әтиемне хәтерләмим. Миңа бары өч кенә яшь булган. Өйдә дүрт бала белән калган әнигә бик авыр булгандыр. Энем  1941 елдасугыш башланган елны туган. Бөгелмә өязенә әнине бабай ат җигеп алып барып, энемне әтигә күрсәтеп кайтканнар. Шул китүеннән әти әйләнеп кайтмады.


Абый белән апа кул астына керә башлагач, әнигә бераз җиңеләя. Мин дә кечкенә булсам да аларга ияреп чүп утарга йөрим. Ачтан үлмәс өчен, барлык ашый торган үләннәрне дә җыймый калмадык инде. Төрле вакыт булды, ач утырган вакытлар булгандыр. Ризык юк. Он бик аз бирелә кеше башына. 

Ул вакытта авылда бакчачылык бар иде.

Әниләргә шунда эшләргә туры килде. Бер нәрсә дә алып кайтырга ярамый. Тикшерәләр. Бик нык ашыйсы килгәч курку да кача, диләр, дөрес сүз ул. Без дә бер-ике тапкыр кишер булса да урлап алып ашадык.


Олылар белән бер рәттән борчак та урдык, кырда башак та җыйдык. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, дустым Роза белән ФЗУга барырга булдык. Тик  Розаны җибәрмәделәр. Менә шулай итеп, мин дә авылда калдым. Якын дустымнан аерылмадым инде. Авыл баласына юл туп-туры фермага. Без дә фермага эшкә бардык. Бозаулар карарга куйдылар. 14-15 яшьлек кызлар, барыбыз да колхозда эшлибез. Эшкә җырлап барабыз, җырлап кайтабыз. Кич тә чыгасы килә, тик өскә матурга кияргә кием юк. Булса да берәр күлмәк. Ул да бик тиз кечерәя. Әллә үзебез бик тиз үсәбез. Ул вакытта чыгып сатып алырга киеме дә, акчасы да юк. Көн исәбенә эшли идек.


Берничә ел Роза белән бозаулар карадык, әле аларны төнлә белән ашатырга көтүгә дә алып чыгабыз. Төнлә йокы да килә, арыта да, шулай булса да түздек, эшләдек. Аннары сыер саварга тотындым. Менә шулай савымчы булып киттем. Кул белән савабыз. Һәр көнне Шәмсия апа Хисамова удой ала. Сөтне гел тикшереп тора иде. Бик күңелле вакытлар иде минем өчен. 
 

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы" газетыннан укыгыз.

Язып алды: Зөлфия Ахунҗанова, Нурлат - Лениногорск

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев