Заман сулышы

Каз өмәсе

Их, каз өмәсе! Яратам да шушы кыш аен. Чөнки ул туйганчы ит ашый торган ай. Егыптырып суясың эре малны, ә казларны инде әйтәсе дә юк! Авылда хәзер мал асраучы кешеләр сирәк. Ләкин электән мал асрап үскән кеше, һаман да мал җанлы. Шуларның берсе - Шөгер авылының уңган кешесе Мәнзүрә апай....

Их, каз өмәсе! Яратам да шушы кыш аен. Чөнки ул туйганчы ит ашый торган ай. Егыптырып суясың эре малны, ә казларны инде әйтәсе дә юк! Авылда хәзер мал асраучы кешеләр сирәк. Ләкин электән мал асрап үскән кеше, һаман да мал җанлы. Шуларның берсе - Шөгер авылының уңган кешесе Мәнзүрә апай. Ашатырга кыйбат дип тормый, 20 каз асрап, гөрләтеп өмә дә ясый.

Мин дә аларга өмәгә барып эләктем. Килеп керсәм - өйдә тәмле коймак исе. Уңган кеше уңган шул инде! Эшкә тотынганчы тәмле иттереп коймак белән чәй эчерде. Аннан инде эшкә.
Күрше-тирәдәге иптәш хатыннары барысы да җиң сызганып эшкә тотындылар. Мондый каз өмәсен элек әбиләр сөйли иде, ләкин мин бик ышанып та бетми идем. Вәт, өмә дисәң дә, өмә!
Әбиләр алъяпкычларын бәйләп тезелеп утырдылар да, шып-шыпырт каз йолкыйлар. Йон йолкыган тавыш кына ишетелә. Карап торсаң - искитәрлек манзара! Идәндә - түшәк сыман йон, итәктә - тупылдап торган казлар.
Нинди каз өмәсе җырсыз үтә инде?! Зәйтүнә апабыз җырлап та җибәрде.
Көн кичкә авышты, эш тәмамланып килә. Берзаман ишек шакыйлар. Баксаң - егетләр килгән!
Кичке аш вакыты җитте. Мәнзүрә апайның өстәлләре сыйдан сыгылып тора. Ни генә юк! Үзе үстергән тавык ите, үрдәк ите. Һәм инде, әлбәттә, телеңне йотарлык каз бәлеше...
Тәмле аштан соң, янәдән җыр-моң. Әсхәт абый Мусинның тавышы да искитмәле матур икән. Зәйтүнә апай белән алмаш-тилмәш борынгы җырларны җырладылар. Күбесен без бик белеп тә бетермибез.
Миңа бу каз өмәсе бик ошады. Киләсе елда да, Мәнзүрә апай, казларың уңа күрсен. Безне каз өмәсенә тагын дәшәргә булсын. Уңышлар сиңа!
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: