Заман сулышы

Күңелләрдә мәңге сакланыр

Февраль аенда Сарабиккол егете, Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Алдагы язма шул хакта. Дәһшәтле 1941 елның җәе. Авылның буеннан - буена җигүле атларга төялгән ир-егетләр, тальян гармунга кушылып, җырлап авылны әйләнәләр. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар, дип җырлаганнары еракка яңгырый. Башка ир-атлар белән...

Февраль аенда Сарабиккол егете, Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Алдагы язма шул хакта.


Дәһшәтле 1941 елның җәе. Авылның буеннан - буена җигүле атларга төялгән ир-егетләр, тальян гармунга кушылып, җырлап авылны әйләнәләр. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар, дип җырлаганнары еракка яңгырый. Башка ир-атлар белән бергә Гыйльминең дә әтисе фронтка китә. Аны ул Келәүле станциясенә чаклы озата бара. Малайның үзенең дә сугышка китәсе килә, ләкин әтисе аңа:
-Ышаныч синдә, улым. Гаиләне кара. Кечкенәләрне үстерүдә әниеңә булыш - дип, кысып кочаклый. Әтисен озатып кайтканнан соң, хәрби комиссариатка бара һәм үзен фронтка җибәрүләрен сорый, ләкин аны кире боралар.
1942 елның май аенда повестка китерәләр. Ул чакта Гыйльмигә - 18 яшь була. 381 нче укчы дивизиясенең 1259 нчы полкы составына кергән 7 нче ротаның станоклы пулемет расчеты командиры сугышны Севастополь оборонасында каршылый. Шәһәрне көне-төне бомбага тоталар. Моны үз күзләре белән күргән Гыйльминең дошманга нәфрәте, үче арта. Ул Урта Дон далаларында гитлерчыларны тар-мар итүдә катнаша. Пулемет расчеты командиры, сержант фашистларга каршы сугышта кыюлыгы һәм батырлыгы белән таныла һәм "Батырлык өчен " медале белән бүләкләнә.
Фашистлар Ленинград шәһәрен алу өчен барлык көчен куя, аны көне - төне утка тота. Әмма совет солдатлары, ныклы стена сыман, бирешми, соңгы чиккәчә көрәшә. Немецларның һөҗүме шушы стенага бәрелеп чәлпәрәмә килгәч, алар шәһәрне камап ала. Блокада озакка сузыла. Совет Армиясе частьлары дошманның ике ел буена дәвам иткән утлы һөҗүмен кире кага. Ниһаять, Ленинград фронтындагы совет гаскәрләре үзләре һөҗүмгә күчә.
Зәңгәр күкне ерып, дошман ягына таба кызыл йолдызлы самолетлар оча. Безнекеләрнең күптән көтелгән һөҗүме башлана. Артиллерия әзерлегеннән соң сугышчылар , "Ур-ра " кычкырып, дошман өстенә ташлана. Гыйльми дә окоптан сикереп чыгып:
- Минем арттан, Ватан өчен! - дип команда бирә һәм үзе алга омтыла. Көтмәгәндә, ут ялкыны бөркеп, дошман пулеметы " телгә" килә. Командирның башыннан яшен тизлеге белән бер уй үтә: "дзот". Уйлап торырга вакыт юк. Кулына граната бәйләмен кысып тоткан көе ул дзотка таба шуыша. Гранаталар нәкъ амбразурага туры килә. Дошман пулеметы тынып кала. Гыйльми үз егетләре янына, алга омтыла. Кинәт ул җилкәсендә сызлау һәм аркасында җылылык тоя. Яраланган икән. Ләкин сугыш кырын ташламый.
Дошман снайперы тарафыннан авыр яраланган рота командирын алмаштырып, яралануына карамастан, рота белән җитәкчелек итүне үз җилкәсенә ала. Алар дошман пехотасын кырып, безнекеләргә юл ача. Дошман чигенә, берничә авыл азат ителә, немецларның өч тубы һәм башка трофейлары кулга төшә. Әмма дошман пулеметы Гыйльмины тагын яралый. Бу ярасыннан аякка басарга насыйп булмый аңа. Ул чит җирдә ятып кала. Һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Авылдашлары аның исемен мәңгеләштерергә омтыла. Мәктәп тә яшь буынны тәрбияләүдә Гыйльми Баһаутдиновның батырлыгын үрнәк итеп куя. Аңа багышлап даими рәвештә класс сәгатьләре, төрле конкурслар үткәрелә. Моны патриотик айлык чараларында ачык күрергә мөмкин. Мәктәп музеенда батыр авылдашыбызга багышланган почмак бар. Анда яшьли сугышка китеп, батырларча һәлак булган Гыйльми турында иң кадерле истәлекләр саклана. Мәктәп коллективы, Мәдәният йорты, китапханә, ветераннар советы бу эшләрдә актив катнаша. Менә шулай, кулга-кул тотынышып, эшләгәндә генә авылдашыбыз батырлыгы онытылмас, мәңге күңелләрдә сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: