Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск пенсионерлары иң зур Коръәнне күреп кайттылар (фото)

Район һәм шәһәр ветераннар советы Россия ветераннар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе белән берлектә пенсия яшендәгеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырырга булганнар. Әлеге тәкъдимнән баш тартып буламы инде?! Алдан ук барасы көн хәбәр ителде һәм юлының ераклыгы турында аңлатылды. Менә без билгеләнгән вакытта иртәнге биш тулганчы ук ветераннар советы янында басып торабыз....

Район һәм шәһәр ветераннар советы Россия ветераннар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе белән берлектә пенсия яшендәгеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырырга булганнар.

Әлеге тәкъдимнән баш тартып буламы инде?! Алдан ук барасы көн хәбәр ителде һәм юлының ераклыгы турында аңлатылды. Менә без билгеләнгән вакытта иртәнге биш тулганчы ук ветераннар советы янында басып торабыз. Арабыздан иң яшенә - 60, иң өлкәненә 85 яшь икән. Утыз кешедән торган төркемебез, район башлыгы Рәгать Хөсәенов ярдәме белән юнәлтелгән зур автобуска утырып юлга кузгалдык. Җитәкчебез Фиалка Гарипова безгә юлның озын булуын аңлатты. Сәфәр барышында шәфкать туташы Юлия гел безнең яныбызда булды. Хәлләрне белешеп, кан басымын тикшереп торды. Туктап кайнар чәй дә эчеп алдык.

Менә ул - "Бөек Болгар" музей-тыюлыгы. Безне колач җәеп каршы алды. Экскурсовод ярдәме белән музейда, тарихи урыннарда булдык, 500 килолы Коръән китабын күрү бәхетенә ирештек. Ак мәчеттә азан тыңлап, өлкән яшьтәгеләр намаз укыды, догалар кылдык. Төшке ашны ашаганнан соң кайтыр юлга кузгалдык.

Сәяхәтчеләребез йөзләрендә республикабыз, аның халкы белән горурлану. Бер-беребез белән фикер алышабыз. Автобус салоны җыр-моң белән тулды. Каюм ага Шәрәфов баянын сыздырып җибәрде, үзе язган җырларны башкарды. Шулай итеп, ерак юлыбыз сизелмәде дә, бер авырлыгын да тоймадык.

Сәфәребез файдалы булды, күңелләребездә мәңге сакланыр. Моның өчен Рәгать Хөсәенов, Фиалка Гарипова һәм ветераннар советына барлык сәяхәтчеләр исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.

Гүзәлия Арсланова,

Сугышлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев