Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин -Каратайга шагыйрә Гөлфия Исхакова кайтты

Туган ягы кирәк кешегә Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан булган, инде бүгенге көндә Воткинск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әле күптән түгел Саҗидә Сөләйманова исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булган Гөлфия Исхакова туган авылына кайтып, авылдашлары белән очрашты. Хәзерге көндә халык китапны аз укый, шигърият...

Туган ягы кирәк кешегә

Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан булган, инде бүгенге көндә Воткинск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әле күптән түгел Саҗидә Сөләйманова исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булган Гөлфия Исхакова туган авылына кайтып, авылдашлары белән очрашты.

Хәзерге көндә халык китапны аз укый, шигърият белән аз кызыксына дип әйтүнең дөрес түгеллегенә янә бер кат инандым бу кичәдә. Мәдәният йортының залына әдәбият-мәдәнияткә гашыйк авылдашлар җыелган иде. Гөлфия ханымның шигырьләре төрле темаларны үз эченә ала. Әлбәттә, күңел җимешләренең күпчелеге туган төбәккә, әти-әнигә, ил-Ватанга, мәңгелек юлдашы - мәхәббәткә багышланган. Ул чыгыш ясаганда зал тын калды. Язган әсәреңне тамашачы җанына түкми-чәчми сала белү сирәк язучыга хас бит. Без дә шагыйрәгә ияреп, мул сулы Каратай елгасында йөздек, Аяклы таш өстенә утырып, табигать белән хозурландык, Әсән тауга мендек, кәрзин тутырып җиләк җыйдык, әнисе Мәгъмүрә апаның нурлы йөзен күргәндәй булдык.

"Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулланың каләмдәшенә әйтер сүзләре байтак иде. Ул озак еллар шагыйрә белән интернет аша аралашып тора, яңа шигырьләрен укып, дустанә киңәшен,фикерен дә әйтә.

Композитор Каюм Шәрәф шулай ук кичәдә катнашып, Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырларны башкарды. Мөэмин-Каратай бай мираслы шул: авылда биш гармунчы сәхнә түрен бизәүләре үзе бер куаныч ләбаса. Талантлы композиторыбыз Хаҗиморат Әхмәтшин да бар бит әле. Ул да шагыйрәнең иҗатыннан илһам алып иҗат ителгән җырларын сәхнәдән яңгыратты.

Федотовка кызы, Әлмәттә торучы Людмила Аланлыны белмәгән кеше сирәктер. Моңлы тавышын мөэминкаратайлыларга да җиткерде.

Авыл китапханәсендә нәфис сүз сөйләүчеләр түгәрәге эшли. Китапханәче Лилия Шәйхетдинова балаларны кичәгә әзерләгән, алар шигырьләрне җиренә җиткереп сөйләде. Биюче кызларыбыз Айлинә Шәйхетдинова, Аделина Сәлахова, Айсылу Хәйретдинова татар кызының гүзәллеген бию хәрәкәтләрендә анык күрсәтә алдылар. Талантлы рәссамыбыз Альберт Усманов картиналарыннан күргәзмә оештырды, авылдаш шагыйрьгә "Авыл башы" дигән картинасын бүләк итте.

Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова шулай ук матур, җылы теләкләрен ирештерде, Гөлфия Исхакованың авылга кайтуы зур бәйрәм икәнен әйтте.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев