Заман сулышы

Нурия ханым бавырсакны яхшы пешерә

Халкым гомер бакый балага исем кушуга бик игътибарлы булган. Әнә шундый исеменә җисеме тәңгәл килгән Нурия ханым турында сөйлисе килә бүген. Нурия Нурулла кызы Гафиятуллина Мөэмин - Каратайда 1960 елның 16 июнендә -сандугачлар өздереп салган мәлдә якты дөньяга килә. Балачагы таулы - урманлы, җиләкле- гөмбәле туган авылында уза. Авыл мәктәбендә...

Реклама

Халкым гомер бакый балага исем кушуга бик игътибарлы булган. Әнә шундый исеменә җисеме тәңгәл килгән Нурия ханым турында сөйлисе килә бүген.


Нурия Нурулла кызы Гафиятуллина Мөэмин - Каратайда 1960 елның 16 июнендә -сандугачлар өздереп салган мәлдә якты дөньяга килә. Балачагы таулы - урманлы, җиләкле- гөмбәле туган авылында уза. Авыл мәктәбендә белем алганнан соң Казанга аш-су осталары әзерли торган техникумда укый. Булачак ир солтанын да җир читеннән әзләргә кирәкми - терәлеп торган күрше егете, чая Альберт күршедә генә яши, озакламый гаилә корып куялар. Бүген Нурия белән Альберт гаиләсе Шөгер авылында яшәп ята. Нурия ханым утыз елдан артык Шөгер ашханәсендә пешекче һөнәрен башкарды. Аннан авызга керү белән эреп китә торган искиткеч тәмле бавырсак пешерү остасы да бит әле ул. Әлеге татлы ризыкны сорап Башкортстан, Самарадагы милләттәшләребез дә мөрәҗәгать итә аңа.
Тормыш иптәшеннән дә уңды Нурия. Җитмеш төрле һөнәр иясе ул Альберт дигән ир-егет. Кырык ел буе намуслы рәвештә машина рулен әйләндерә, шофёр булып эшли. Нурияләр алмадай ике кыз үстерделәр. Гөлназ белән Гүзәл югары белем алып язмышларын яшь буынны укыту -тәрбияләү белән бәйләделәр. Олы кызлары Гөлназ В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта, Гүзәл исә шәһәрдә балалар бакчасында тәрбияче.
- Мин әниләргә багышланган бик күп китаплар укыдым, нәфис фильмнар карадым. Ләкин иң шәбе, иң газизе безнеке дип саныйм. Аның күз карашыннан ни әйтергә теләгәнен аңлыйбыз. Ул безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерде, - ди ул.
Нурия яшь чагында Мөэмин - Каратайда мәдәният тормышында бик теләп катнашкан. Авыл үзешчәннәре белән нинди генә спектакльләр куймаганнар алар. Әмма, ни өчендер, сылу яшь кызга гел әбиләр ролен ышанып тапшырганнар. Бүгенге көндә тормышта да чын әби, яраткан дәү әни ул. Өч оныгы - ике малай, бер кыз әбиләре өчен өзелеп торалар. Алар Мөэмин -Каратайдагы Нурулла бабай йортын да яңабаштан яңартып, аны авылдагы иң матур өйләрнең берсенә әверелдерделәр. Нуриянең әнисе Хәдичә әби килен булып төшкән көннән бирле, тормышка чыкмаган каенсеңелесе белән бик тату бергә яшиләр.
Нурия белән Альберт аларны бала караган төсле карый, кайчан карама өй чип- чиста, пешерәсе пешереп табынга куелган. Шат кыяфәтле карчыклар чөкердәшеп чәй эчеп утыра. Менә шундый ул Нурия ханым! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, дип телибез юбилей көннәреңдә. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.
Таһир Шәмсуаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: