Заман сулышы

Сагындырасың, әтием

- Гомер буе авыр йөк тартырга туры килде. Өстәвенә кулак сүзен ишетү - кыен булгандыр, аңа, - ди әниебез тормыш иптәше, ягъни әтиебез турында. Әтием Даһия Хәмзә һәм Шәмселбанат Гыйрфановлар гаиләсендә 1928 елның 7 сентябрендә икенче бала булып туа. Дөньяга шатлыклы аваз салып, күзен ачуга да, Ходай аңа авырлыклар һәм...

- Гомер буе авыр йөк тартырга туры килде. Өстәвенә кулак сүзен ишетү - кыен булгандыр, аңа, - ди әниебез тормыш иптәше, ягъни әтиебез турында.


Әтием Даһия Хәмзә һәм Шәмселбанат Гыйрфановлар гаиләсендә 1928 елның 7 сентябрендә икенче бала булып туа. Дөньяга шатлыклы аваз салып, күзен ачуга да, Ходай аңа авырлыклар һәм сынауларны мул итеп биргән. Ник дигәндә, аңа яшьтәшләре кебек Мөэмин-Каратайның шифалы хәтфәдәй йомшак үләнле аланында уйнап үсәргә туры килми. Күңелле балачак аны читләп уза. Бабалары мулла булу да, тормыш нужасын арттыра: алар авылдан-авылга күчеп йөрергә мәҗбүр була. 1937 елда янә туган авылга кайталар. Үсмер Даһия Иске Иштирәк мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә вакытта үзен кызыксынучан, укырга сәләтле итеп күрсәтә. Инде тормышлар җайланды, тынычлап сулыш алдык дигәндә генә, явыз Германия илбасарлары илебезгә бәреп керә. Сугышка яраклы әзмәвердәй ир-атларны, өрлектәй егетләрне яу кырына озаталар. Әле борын асты кибәргә дә өлгермәгән балалар җилкәсенә сугыш авыр йөк булып төшә: алар тылда эшләргә мәҗбүр була. 12 яшьлек Даһияне дә сарык көтүе көтәргә куялар. Шулай итеп, иртәнге якта күңелләрне кытыклаган татлы йокы, балалык уеннары белән хушлашырга туры килә аңа. Тормышның ачысын әнә шулай татый башлый ул.
1947 елда егетне ФЗӨгә озаталар. Туган ил алдындагы бурычын намус белән үтәгәннән соң, әтиебез исән-имин туган ягына әйләнеп кайта.
Яшьли эш рәтен белгән, хезмәт сөючән Даһиягә эш тиз арада табалар. Аны Нурлатта умартачылар курсын тәмамлаганын исәпкә алып, Әхмәдулла абзый Сафиуллин белән бергә колхоз умарталыгына эшкә куялар. Тик бу елларда да тыныч яшәргә насыйп булмый аңа. Кулаклашу процессы башлангач, күпме нахак сүзләр ишетергә туры килә. Ревкомиссия рәисе Шәрипҗан абый аңа синең өстән донос яздылар, сине бал урлый дияләр дип, 4 көн буе тикшерә. Ике кулын селтәп буш кайтуын күргәч кенә намусы чиста булуына ышана.
1954 елны төз гәүдәле, имәндәй нык егет Даһия авылның иң уңган, булдыклы, гаять чибәр кызын Кәүсәрне сайлап, пар күгәрченнәрдәй тормыш корып җибәрә. Кәүсәре берсеннән-берсе матур, тупырдашып торган балалар алып кайта башлагач, тормыш тагын да ямьләнеп китә, күңелсезлекләр арткы планга күчә. Тик алар барыбер онытылмый. 10 ел буе умартачы булып эшләгәндә, бал кортлары үлгәч, умарта бәясен түләтүләрен ул моң-зар белән искә ала иде.
1966 елда әтиебез Алабуга ветеринария училищесына укырга җибәрелә. Ул вакытларда читтән торып уку дигән нәрсә булмый. Аңа 3 ел буе гаиләсеннән читтә яшәргә туры килә. Бу сынауга да бирешмичә, әтиебез төпле белем алып чыгып, Куйбышев исемендәге колхозда мал табибы булып эшли. Хайваннарны яратуы шулкадәр көчле була, малны күз карашы, сүзе белән терелтергә сәләтле иде, диләр аның турында авылдашлары. Чөнки авылда әтиебез ачып кермәгән йорт капкасы калмагандыр. Әле кемнеңдер малы чир эләктерә, әле кайсына нәрсәдер була - һәрберсе әтигә йөгереп килә. Ул көн дими, төн дими кешегә ярдәм кулы сузарга ашыга, "Хәлеңнән килгәндә булышырга кирәк", дия торган иде. Күпме еллар колхозда эшләп, ат арбасына бер уч печән дә салып кайтканы булмады бит аның. Кышкыга малларга азыкны үз көче белән әзерли, һәр малны хәләл көче белән таба. Бу сыйфатын ул елларда колхоз рәисе Рәис Сәлимгәрәев тә хөрмәт белән искә ала. "Хәрәм мал ашамагыз, барысын да үз, хәләл көчегез белән табарга тырышыгыз. Игелекле, ярдәмчел булыгыз" дип, үстерде ул безне.
Авылдашлар аның үтә дә шаян булуы хакында әле дә сагынып сөйлиләр. Әле дә әнинең әти белән бәйле мәзәк хәлләрне сөйләгәне истә.
Бервакыт колхозга дихлофос кайтаралар. Бер малай килеп, әтидән чебен даруы сорый. Әти аңа: "Нәрсә, чебеннәрегез авырый мәллә. Грипп эләккәндер", - дип шаярта.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди халык мәкале. Бу сүзләр нәкъ менә минем әтием турында әйтелгәндер, мөгаен. Ул авылда танылган балта остасы, пыяла кисүче, чабата үрүче дә. Аңа хезмәт ветераны дигән исем юкка бирелмәгәндер.
Хәтта лаеклы ялга чыккач та, авылыбыз мәчетен торгызу эшендә күп көч куйды. Элеккеге нигезен табып, авылдашлар белән берлектә, азан моңы бар авылга ишетелерлек, авылның йолдызы булырлык мәчет төзеште ул.
Тугыз ел буена мәчет секретаре вазифасын башкарды. Авылдашларыннан килгән сәдакаларны язып бару, мәчет һәм аның тирә-ягын тәртиптә тоту аның җилкәсендә иде.
Әнием аның җыр-моңга һәвәслеге турында сәгатьләр буе сөйләргә ярата. Әтиебез үз авылында һәм күрше авылларда театрлар куеп йөргән. Аның "Сәрбиназ" җырын һаман да клуб залында ишеткән сыман булам.
Исән булса, әтиебезгә 7 сентябрьдә 84 яшь булыр иде. Кызганыч ки, әтиебез быелның җәендә бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Ә без, әтинең биш баласы, 13 оныгы һәм 2 оныкчыгы аны һәрвакыт искә алабыз, аның белән горурланабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим