Тулы тормышта үскәннәр ятим хәлен аңламый
Олыгайган саен балачак искә төшә. Андый халәт һәркемгә хас әйбердер. Алты яшьтән ятим калдым, алтмышынчы елны әти үлеп китте.
Өй эчендә бәрәннәр
Ул исән чагында авырлык күрмәдек. Оста куллы иде мәрхүм, ул ясаган шкафлар, урындык, өстәлләр, караватлар хәзер дә кайбер кешеләрдә тора, нык, пөхтә, ыспай итеп эшләнгәннәр. Тамак тук, өс бөтен, ул яктан кайгыбыз булмады. Дүрт почмаклы өй, кыш көне өй тулы бәрән, бозау, бик салкыннарда сарыкларны алып кереп бәрәннәрен имезә иделәр, ә сыерны инде, билгеле, өйгә алып кереп савалар иде.
Кичке якта бәрәннәрне мич арасыннан уйнарга чыгара идек, арада кәҗә бәрәннәре дә бар. Өстәлдән барлык ватыла торган әйберләрне алабыз, аларны өй алдына чыгарабыз һәм... китә чабыш. Аларның уйнаганнарын карау үзе бер кәмит, без балалар рәхәтләнеп көләбез. Сарык бәрәннәре караваттан-караватка гына чабалар, тырт, тырт сикереп, ә кәҗә бәрәннәре стенадан чабалар, мич башы да, хәтта мичнең эченә дә кереп, корымга батып чыгалар. Әз генә игътибарыңны читкә юнәлтсәң, кәҗә бәрәннәре хәзер гөлләрне ашап бетерәләр.
Сүзем ятимлек иде бит. Әти үлгәч, хәлләр авырайды. Сыер асрый алмадык, сыер булмагач, сөт, май, катык, эремчек юк, ипи белән бәрәңгегә калдык. Тормыш авыр, без бәләкәйлар, кием юк киенеп кыш көне урамга чыгарга, тәрәзә төбендә уйнап утырырга калдык. Ул бураннар шулкадәр көчле була иде. Көн саен бүреләр төшәләр, күп иде алар элек, бөтен европа бүресе сугыштан качып, безнең якларга кадәр күчеп килгәннәр. Иртән әти мине бүре эзе күрсәтергә алып чыга. Абзар кыегын казыганнар, зур иттереп кыекның саламын таратып бетергәннәр, тик эчкә төшә алмыйлар, төшсәләр, барысын да буып чыгарлар иде.
Җәй көне көтүдән малларны эзләп алып кайту иде, алып кайтмасаң, иртән малыңны бүре буган, ашаган хәлдә табасың. Ятимлек иде бит сүзем, гел читкә китәм. Шулай итеп әтисез дә калдык. Инәй мәрхүм бик матур җырлый иде, “Сәгать чылбыры”, “Сибелә чәчем” – аның яраткан җырлары. Аннан үксеп-үксеп елый иде, аның өзгәләнеп елаганнарын күрү шулкадәр авыр, хәзер дә исемә төшеп, йөрәгем өзгәләнә.
6 яшьлек ир-ат – мин калдым өйдә. Утын кисәргә пычкыны өйрәттем, бер үзем кисәм, өйрәттем диюем шул, үзем өйрәндем кисәргә, ярам, арба белән ташып өям, бер яшькә олы апам бар, ул сулагай, аның белән утын кисеп булмый, бер-ике кисеп карадым да, кертеп җибәрдем.
Ярты авыл янды
1963 елны Мөэмин-Каратай авылында бик нык янгын булды, 15 май, кырау төшә торган вакытлар. Сыер тизәгенә ут төртәләр дә алмагач тирәсенә кич белән куялар, ул төн буена төтен чыгарып тора. Иртәнгә сүнеп бетмәгән була, күрәсең, бала-чага шул сүнмәгән тизәкләрне саламга ыргытып уйныйлар, китә шуннан кабынып, ярты авыл диярлек янды. Сыерчыкларның ояда утырган чаклары, оя яна, сыерчыкка ут каба, ул кая очканын белмичә, салам башлы йортка килеп төшә, китә шуннан тагын янып.
Биш йортны калдырып янып китүе кошлардан диделәр. Иртән башланган янгынны кичкә сүндереп бетерделәр. Халык бит ул заманнарда бик ярдәмчел, кичкә әллә ничә машина кием-салым төяп килеп тә җиттеләр, әллә ничә авылдан килгәннәр, халык елый, олыларга карап, балалар елыйлар, барысы да елыйлар. Бик кызганыч, кешеләр бернәрсәсез калды. Бу мәхшәрне, кайгы-хәсрәтне беркемгә дә күрергә язмасын, бер Аллаһ.
Икенче көнне, чит авыллардан да килгән ир-атлар белән безнең ир-атлар урман кисәргә киттеләр. Чуашлар бик күп иде, бура бураучылар. Ил белән күтәрделәр ул кайгыны, кышка яңа йортларга керделәр, янмый калган мунчаларда тордылар күбесе. Бөтен кешегә кием булды, ятим дип, безгә дә өлеш чыгардылар, баштан аяк киендем, рәхмәтем чиксез зур шул ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә, изгелек җирдә ятмый, әҗер-саваплары булгандыр үзләренә.
Ел саен мәктәптән киез итек бирәләр иде, ятимнәргә ярдәм йөзеннән, аларга рәхмәтебез чиксез. Бала-чага бала инде, кайбер әтиле малайлар әйтәләр иде: “Хәергә биргән итекләрне минем гомер киясем юк, атып бәр, гарьләнмичә кимә”, дип, шуларның сүзләреннән сарайга кереп, елый идем. Күп булды андый чакларым, йомшак күңелле булып үстем, ятимлек үзенекен итте.
Гаилә корганнарга әйтәсем килә: балаларны ятим итмәгез, төрле чаклар була тормышта, ачуланышканда кайсыгыз да булса дәшми калыгыз, берең дәшми калса, икенчең үзе туктый, ә ир дә, хатын да телгә килсә, бик яман. Тормыш бит ул, ялгышлыклар да булырга мөмкин, кичерегез бер-берегезне. Һәр кешенең үзенең язмышы, өлешенә тигән көмеше.
Ятимлекне аңлар өчен ятим бала хәлендә булып карарга кирәк, тигез тормышта үскәннәр аны аңламый, аңласа, гарьләнмичә, хәергә биргән итекне киясеңме инде, атып бәр, димәсләр иде. Аны әйткәннәр тигез тормышта үстеләр. Мин аларны гаепләмим, балалык ул, аңлап бетермәү, тормышны аңлатучы да булмаган.
Сүзем шул: әз дә җитә, күп тә бетә, яхшы торуга ни җитә, балаларыгызны бәләкәй чагыннан ук иркәләп назлап үстерегез, иркә, наз күргән балалар үзләредә балаларын иркәләп назлап үстерерләр, аларда баланы ятим калдыру нияте һичкайчан барлыкка килмәс.
Закир Фәттахов, Бәкер
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев