Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укучыбыз Лия Гарифуллинадан шигырь

Ана киңәше Язмыш ничек кенә сынаса да, Бирешмә, син, балам, сыгылма. Төрле чаклар булыр, тормыш бит бу, Арыдым бит мин диеп егылма.. Югалып калма син, әгәр каршыңда Купса зилзилә, киртәләр торса да. Мин көчеңә синең ышанам, Җиңеп чыгарсың син барысын да. Котырса да күңлеңдә буран, Сабыр бул син, кызым, сиздермә....

Ана киңәше

Язмыш ничек кенә сынаса да,
Бирешмә, син, балам, сыгылма.
Төрле чаклар булыр, тормыш бит бу,
Арыдым бит мин диеп егылма..

Югалып калма син, әгәр каршыңда
Купса зилзилә, киртәләр торса да.
Мин көчеңә синең ышанам,
Җиңеп чыгарсың син барысын да.

Котырса да күңлеңдә буран,
Сабыр бул син, кызым, сиздермә.
Бар ярдәмне сора Аллаһтан,
Читтән җиңел юллар эзләмә.

Аңла балам, шундый заманы:
Кеше хәлен кеше аңламый..
Ышанма син татлы телләргә -
Матур сүзләр бик тиз алдалый.

Тышкы кыяфәт бик тиз алдар ул;
Сөйләрсең сереңне - "Әйе, ул мине аңлар,
Киңәшен бирер, кочып юатыр.."
Ә ялганы җаныңны талар..

Исеңдә тот кызым, һәрвакыт шуны:
Тышкы кыяфәт бер олы театр.
Авыр чакта да серләрең яшер -
Үзеңә шулай яхшырак булыр.

"Юк, әнием, ялгышасың бит,
Аның белән без күптәннән дуслар.
Белә ул минем бөтен серемне,
Бары ул гына һәрчакта аңлар"..

Әйе, балам, елмаер ул сиңа,
Аңлаган да булып хәтта кыланыр.
Сиздерми генә шатланып йөрер,
Эчендә исә шайтан котырыр.

Ышанып йөрмә ялган телләргә,
Кешене алдыйлар карап күзенә..
Үз фикерең булсын синең һәрчак,
Яман сүзләре кайтсын үзенә.

Кагылмасын, берүк язмыш җилләре,
Күзеңнән таммасын кайгы яшьләре.
Мин һәрчак сиңа киләм ярдәмгә -
Авыр вакытта кайт син өеңә...

Лия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев