Заман сулышы

Зур хәрефләр белән язып куярлык

Мин - сугыштан соң туган балалар буыны. Безне мәктәптә иртән көтеп алып, начаррак укыган балаларга дәрестән соң да өстәмә белем биргән укытучылар буыны укытты. Ул елгы мөгаллимәләр алиһәгә тиң иде. Зур хәрефләр белән УКЫТУЧЫ дип язасы килә, чөнки алар моңа лаек. Дөрес, хәзерге заман укытучылары арасында да андыйлар бар, алар...

Мин - сугыштан соң туган балалар буыны. Безне мәктәптә иртән көтеп алып, начаррак укыган балаларга дәрестән соң да өстәмә белем биргән укытучылар буыны укытты. Ул елгы мөгаллимәләр алиһәгә тиң иде. Зур хәрефләр белән УКЫТУЧЫ дип язасы килә, чөнки алар моңа лаек. Дөрес, хәзерге заман укытучылары арасында да андыйлар бар, алар да эшләрендә янып-көеп йөри, күпме энергияләрен балаларга бирә.


1955 нче елларда безне укыткан, әле хәзер дә төшләремә кереп, башымнан сыйпап, парта арасыннан үтүче татар теле укытучысы Оркыя апа Хәйруллина турында язасым килә. Ана телебез белән беррәттән, рус әдәбиятына да мәхәббәт уятты ул. Оркыя апаның (ул заманда әтисенең исеме белән әйтеш юк иде) дәресенә әзерләнмичә килүчеләр сирәк иде. Ничек итеп шулкадәр чибәр, пөхтә итеп киенгән, күзләре нур чәчеп торган апабызны борчуга салырга мөмкин? Такта янында "чүбек чәйнәүче"гә үзебезнең үк ачу чыга иде, ә Оркыя апабызның битләре уттай яна, ничек булса да аңа ярдәм итәсе килә, җиңел сораулар биреп укучыдан җавап көтә. "Их, балакай, Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар"ын укымыйча ничек килә алдың? Син бит авыл малае, атларны яратмау мөмкинмени?" - ди.
Хәтеремдә икенче бер очрак. Тургеневның "Муму" әсәрен Оркыя апа сәнгатьле итеп укый, барыбыз да аны тыңлыйбыз. Герасимның Мумуны суга батырып, авылына кайтырга чыгу җиренә җиткәч, сулкылдап еларга тотындым. Оркыя апа: "Галия, бу хәл күптәннән булган бит, Герасим да аны кызганган, тик крепостной крестьян булганлыктан, башкача булдыра алмаган", - дип, аркамнан сыйпап тынычландырды. "Юк, юньсез кеше ул, үзе белән дә алып китә ала иде", - дип елыйм. Сыйныфташларым: "Әй апа, Галия ул бөтен эт-песиләрне жәлли", - диеште. Шунда Оркыя апа: "Начар күренеш түгел бу, сез дә аның кебек бөтен җан ияләрен кызганып үссәгез, үземне бик бәхетле укытучы итеп хис итәр идем", - диде.
Оркыя Зәйнулловна Тимәштә режиссер вазифаларын да башкарды. Талантлы авылдашлар, яшьләр, укытучылар белән берлектә махсус конкурс-бәйгеләр оештырып, спектакльләр куеп, клубның эшен җанландыручы да ул. Әти "Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәрендә Хаҗи ролен, ә Оркыя апа үзе яучы карчыкны уйнады. Алар шулхәтле оста итеп, рольгә кереп уйнады, мин әтием белән горурланып та йөрдем әле. Әти сугышка кадәр әни белән бергә Хәлил белән Галиябану ролен башкарган булган, шуңа да Оркыя апа аны монда катнашырга чакырган. Спектакльне караганда халык рәхәтләнеп көлде, клубтагы салкынны да сизмәделәр. Театрга кызыксыну уятучы укытучыма мең рәхмәт.
Тагын бер истәлек хәтеремдә... V сыйныфны Тимәштә түгел, ә Ташкент шәһәрендә укый башладым. Әнинең сеңелесе Фәһимә апа мине шунда алып китте. Икенче елны җәй уртасында авылымны сагынып кайттым. Оркыя апа әйткән "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир", дигән сүзләрне шул вакытта гына аңладым. Җиләк-җимеш тә күзгә күренми, Тимәшнең чикләвек урманына ни җитә? Помидор өелеп ята, ә миңа мичтә пешкән бәрәңге кирәк. Кайтуга тиз-тиз Оркыя апа янына йөгердем. Күкрәгенә кысып сөйде дә: "Балакай, бик сагындыңмы?" - диде. "Ага", - дим.
- Нинди сүз ул, аны беркайчан да әйтмә, "әйе", дип татарча сөйлә, - диде Оркыя апа.
Әлбәттә, ул да сагынган, шул ук вакытта укытучы икәнен онытмыйча, ялгышымны төзәтте. Оркыя Зәйнулловнага ни өчен шулкадәр нык тартылуымны соңрак белдем. Ул төрле сәбәпләргә бәйле, әби (әтинең әнисе) нарасый вакытымда мине аларга керткәләгән, шунда укытучым үзенең улы Рөстәм белән бергә мине дә имезгән икән.
Бик кызганыч, укытучы апабыз 52 яшендә якты дөньядан китеп барды (ул вакытта Ташкентта яши идем). Хәзер дә зиратка барган саен аның кабере янында озак кына басып, үткәннәрне искә алам. Оркыя апа өч ул үстерде, уртанчы Рамиленең дә гомере кыска булды, әнисе яшендә үлеп китте. Ә оныгы Сафиянең йөреше, йөзе, гәүдәсе нәкъ әбисе инде. Менә нинди укытучылар безгә, авыл балаларына, аң-белем бирде, аларга мәдхия укыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: