Заман сулышы

Зәй-Каратай һәм Бородино

Быел сентябрь аенда илебез 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Бородино кырында (Мәскәүдән 120 км ераклыкта урнашкан) зур хәрби-тарихи бәйрәм үткәрелә, Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ һәм чит илләрдән бик күп кунаклар киләчәк, дип беләбез. Татарның атлы сугышчыларыРус армиясе бу сугышта чигенеп, Мәскәү каласын калдырса да, ни...

Быел сентябрь аенда илебез 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Бородино кырында (Мәскәүдән 120 км ераклыкта урнашкан) зур хәрби-тарихи бәйрәм үткәрелә, Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ һәм чит илләрдән бик күп кунаклар киләчәк, дип беләбез.



Татарның атлы сугышчыларыРус армиясе бу сугышта чигенеп, Мәскәү каласын калдырса да, ни өчен әлеге канкойгыч бәрелеш Россия халкының үз иленең бәйсезлеге өчен героик көрәш үрнәге булып тора? Әз генә тарихка күз салыйк әле. Француз императоры Наполеон 1804-1812 елларда Европа илләренең күбесен үзенә буйсындыргач, бөтен дөньяда хакимлек итү турында хыяллана башлый. Ул: «Мин дөньяның хакиме булачакмын, бер Россия генә кала, ләкин мин аны изәчәкмен»,- ди. Наполеон гаять зур армия төзүгә ирешә. Франциядә гомуми хәрби хезмәт йөкләмәсе кертелә, ягъни армия яшенә җиткән һәр ир-егет хәрби әзерлек уза. Россиядә исә рекрут системасы яши. Һәр мең ир кешедән 7-8 рекрут алына. Армия хезмәте 25 елга сузыла, запаста хәрби эшкә өйрәтелгән кешеләр булмый. Укучым, бу хәл бүгенге көннәрне хәтерләтмиме сезгә? Чөнки хәзерге көндә дә һәр 10-15 егетнең бер-икесе генә армия сафларында хезмәт итә.
1812 елның июнендә француз гаскәрләре Россия чикләренә басып керә. Тарихта Ватан сугышы исеме белән кереп калган бөек бәрелеш башлана. Яхшы коралланган, сан ягыннан өстен булган дошман армиясе ил эченә үтеп керә башлый. Талантлы полководец М.Кутузов бер хәлиткеч бәрелеш белән генә сугышны Россия файдасына хәл итеп булмаячагын аңлый. Ул Бородино авылы янында зур оборона сугышы үткәрергә карар бирә. Бу сугыш 26 август (яңача 7 сентябрь) иртәсендә башланып, 15 сәгать дәвам итә. Ике якның да югалтулары зур була: французлар - 58 мең, руслар 44 меңнән артык сугышчыларын югалта. Нәтиҗәдә, Наполеон армиясенең көче какшый, ул сөрлегә, аңа төзәлә алмаслык удар ясала. 1812 елгы Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамланганлыгын без беләбез.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Бородино сугышында татар полкларының да батырларча сугышканлыгы мәгълүм. Бу полклар зур сугышчан юл үтә. Алар батырларча, куркусыз эш итеп дошманнарының котын алып тора. Бер француз генералы: «Татарның атлы сугышчылары гаскәрләр тирәсендә шөпшә күчләре кебек бөтереләләр, бөтен җиргә үтеп керәләр иде», дип язып калдырган. Татар сугышчыларының батырлыгы Россия патшасы Александр I дә сокландыра - татарларга Мәскәү шәһәрендә җир бүлеп биреп, таштан мәчет төзергә рөхсәт бирә.
Быел телевидение һәм радио аша, вакытлы матбугат битләрендә Бородино сугышы темасы еш яңгырый башлагач, мин дә бу сугышларда катнашкан авылдашларым турында язып үтәргә булдым. Барлык сугышлар кебек үк, ул да чал һәм бай тарихлы Зәй-Каратай авылын читләтеп үтмәгән, әлбәттә. Ибраһим ага Туйкин язып калдырган кулъязма китаптагы, башка истәлек дәфтәрләрендәге мәгълүматларга, авылыбызның өлкән буын кешеләренең истәлекләренә таянып, авылыбыздан 25 еллык солдат хезмәтенә 8 ир-егет алынганлыгы билгеле булды. Болар: Гыйззәтулла Зөбәер улы, Сафа Шәймөхәммәт улы, Зыя Фәхретдин улы, Габидулла Сәйфелмөлек улы, Фәрхетдин Таҗетдин улы, Фәварис Сәйфелмөлек улы, Ярмөхәммәт Рәхмәтулла улы һәм Мәүлет Сәлимҗәүһәр улы. Ерак бабаларыбызның икесе 1812 елгы Ватан сугышында катнашканлыклары төгәл мәгълүм.
Мәүлет гусар
Мәүлет гусар - Мәүлет Сәлимҗәүһәр улы Әлмәмәтов. Бу авылдашыбыз турында шактый гына мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Аның турында танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин тирән эчтәлекле, Зәй-Каратай авылының искиткеч табигатен тасвирлап, борынгы тарихыннан мисаллар китереп, зур күләмле «Мәүлет гусар» исемле повесть иҗат итте. Бу әсәр башта « Казан утлары» журналында басылып, киң җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылды. 2010 елда Татарстан китап нәшриятендә нәшер ителгән "Татар ир-егетләре" дигән бик күркәм җыентыкка кертелеп, китап булып дөнья күрде. Ул әдәби (тарихи- документаль түгел) әсәр булганлыктан, әлбәттә, шактый гына төгәлсезлекләр дә очрый.
Мәүлет 25 еллык солдат хезмәтенә алына. Ул баһадир гәүдәле, таза һәм бик оста җайдак булганлыктан, дворян балалары гына хезмәт итә торган элиталы гусар (җиңел кавалерия) полкында хезмәт итә. 1805 елның ноябрендә Чехиянең Аустрлиц шәһәре янында Австро-Россиянең берләшкән хәрби көчләре белән Франция армиясе арасында зур сугыш була. Бу сугышта урыс гаскәрләре җиңелә. Гусар полкыннан егермеләп кенә исән гусар кала. Ләкин алар һаман да сугышуларын дәвам итәләр. Нәкъ шушы бәрелештә Мәүлет бик каты яраланып әсирлеккә төшә. Ләкин, французлар аның батырлыгына сокланып, хөрмәт йөзеннән, носилкага салган гәүдәсен урыс дозорына тапшыралар. Дүрт айлап Петербургның хәрби лазаретында ятканнан соң, аны дәвалану өчен туган авылы Зәй-Каратайга кайтарып җибәрәләр. Авылда биш еллап вакыт эчендә аның аркасындагы коточкыч җәрәхәт әкренләп төзәлә, ул савыгып әтисенә яхшы гына ярдәм итә башлый. 1811 елда Денис авылыннан (Самара өлкәсе) үзенә тиң яр табып өйләнә. Ләкин яшьләрнең бәхетле тормышы озак дәвам итми - аны яңадан сугышка чакырталар. Ул Бородино сугышында батырларча һәлак була.
Мәскәү Кремленең Георгий залында диварга алтын хәрефләр белән язылган Беренче Ватан сугышы батырларының исемлеге бар. Авыл халкы шул исемлектә Мәүлет Әлмәмәтовның да фамилиясе бар, дип сөйли.
Мәүлетне сугышка туганнары, хатыны Оренбург каласына кадәр озата баралар. Аннан кайтканда, хатыны Кашка Алаша исемле татар авылына җиткәч ир бала таба. Әтисенең теләген искә алып, аңа Төхфәтулла дигән исем кушалар.(Кыз бала булса, ул аны әбисенең истәлегенә Шәрифә дип атарга куша). Төхфәтулланы әбисе белән бабасы Денис авылында тәрбияләп үстерәләр. Анда җир бүлеп бирмәгәнлектән, үсеп буйга җиткәч, ул әтисенең туган авылы Зәй-Каратайга кайтып, өйләнә - сигез малай үстерә.
Озак вакытлар мәктәп директоры булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераннары туганнар Ибраһим һәм Исмәгыйль Мәүлетовлар, тирә-якта дан тоткан алтын куллы тимерче Мәҗит, Татарстан һәм Россия Федерациясе чемпионатында, Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән федераль Сабантуйда яшьләр арасында татарча көрәш буенча беренче урынны алган Илшат, нефтьче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Сирин Мәүлетовлар, укытучы Әнисә Вәлиева, тәрбияче Рузалия Казакова, авылыбызның танылган умартачысы Сәлим, Лениногорск телевидениясенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле диктор Рөстәм Нәбиуллиннар, 1968 елда «Татарстан АССРның иң яхшы киномеханигы» исеменә лаек булган Камал Әхмәтҗанова - шушы нәселдән.
Казак Габидулла
Казак Габидулла - Габидулла Сәйфелмөлек улы Уразов. Габидулла дигән авылдашыбыз патша армиясендә 28 елга якын хезмәт итә. Ул казак полклары составында Кавказда Иран белән, Балкайда Төркия белән озакка сузылган сугышларда катнаша. Бородино бәрелешеннән исән-сау чыгып, бөтен Европа буенча зур сугыш юлы үтә. Ул Дрезден, Лейпциг, Берлин һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнашып, Париж шәһәрен алуда да катнаша. Аның бик күп хәрби бүләкләренә «За взятие Парижа 19 марта 1814 года» дигән көмеш медаль дә өстәлә. Хезмәтенең соңгы елларында ул зур хәрби түрәнең ординарецы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Патша армиясендә 10 ел хезмәт иткәч, аны туган якларына ялга җибәрәләр. Авылга кайтып бер-ике көн торгач, ул бергә хезмәт итеп, хезмәт срогын тутырып кайткан полкташын күрергә дип Урдалы авылына юл тота. Бу вакытта инде полкташы гаилә корып, аның яңа туган кызы бишектә ята торган була. Габидулла бу баланы кулларына алып, аркасыннан сөеп, сабыйның нәни кулларына алып, килгән күчтәнәчләрен - кызыл билле прәнник белән шакмаклы шикәр тоттыра. Тәкъдиренә язылгандыр инде, яңадан 18 еллап хезмәт итеп кайткач, ул шушы үсеп буйга җиткән, чибәр кызга өйләнә. Авылга кайткач үзенә Казаков фамилиясен ала.
Башта мәктәптә укытып, аннан соң бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, Татарстанның атказанган агрономы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Җәдит Казаков шушы нәселнең бер вәкиле инде. Җәдит абый бүген дә сафта, авылыбызда үткәрелә торган чараларның үзәгендә. Ул туган якның табигатенә мәдхия җырлап, эш сөючән авылдашларын данлап, тирән уйлы фәлсәфи шигырьләр иҗат итә, моңлы итеп скрипкада уйный, истәлекләре белән уртаклаша. Аның абыйсы Сәгыйть, Зәй-Каратай урта мәктәбенең беренче директоры була. Ләкин аңа бу вазифада озак эшләргә туры килми - Бөек Ватан сугышы башлана. Күкрәге тулы орден-медальләр белән, офицер чинында ул фронттан кайтып төшә. Тик аңа авылдан күчеп китәргә туры килә. Гомерен Әлмәт районы Кодаш, Үзбәк авылы мәктәпләрендә балалар тәрбияләүгә багышлый.
А. Герцен (әдәби псевдонимы «Искәндәр») үзе туып-үскән илнең башында торучылар турында: «Урыс хөкүмәте киләчәкне яхшырту урынына, үткәнен генә матурлау белән мәшгуль», дип язып калдырган. Мин бу язмамны Зәй-Каратай авылының тарихын матурлау өчен түгел, ә уртак туган илебез Россия өчен, аның азатлыгы, бәйсезлеге, намусы өчен җаннарын кызганмаган авылдашларым белән горурланып яздым. Аларның үткән юллары, язмышлары авылым тарихының укылмаган бер бите, мизгеле бит.

Теги: тарих
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: