Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең Геройлар

Көчле рухлы, үз Ватанын яратучы якташыбызның күкрәген медальләр бизи

“Шөгер” позывное белән якташыбыз Артур – махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары операторлары взводы командиры урынбасары, 2022 елдан СВО зонасында дошманга каршы аяусыз көрәштә.

Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Артур повестка килгәнен көтеп тормыйча, үз теләге белән хәрби комиссариатка бара да, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Бу турыда аның хатыны соң гына, китәр алдыннан белә. Әтисе Җәдит Шәрипович исә: “Яшьрәк булсам, мин дә шулай хәл итәр идем”, - ди.

Күңеленнән Артур гражданлык бурычын үтәүгә әзер булган инде. Армиядә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә взвод командиры урынбасары бурычларын үтәгән,  аннары – полициядә 10 ел хезмәт итү, болар –  барысы да аның характерын чыныктыра, дисциплина, җаваплылык, кыюлык һәм тәвәккәллек сыйфатлары булдырыла.

2022 елда хәрби өйрәнүләрдән соң өлкән сержант Артур турыдан-туры сугышчан бәрелеш линиясендә штурм батальонының гранатометчылар взводы отделениесендә хәрби бурычны үтәүгә алына.

Ел ярым Артур бер тапкыр да сугыш хәрәкәтләре зонасыннан чыкмаган. 2023 елның 2 июле – аның өчен үзенчәлекле көннәрнең берсе. Отрядның алгы сызыктан тыл зонасына гына чыгуы була, көтмәгәндә аларга һөҗүм ташлана.  Хәрбиләрнең барысы да диярлек кыйпылчыклы яралар алган.

“Минем аякка эләкте: кыйпылчыклар сул үкчәгә һәм уң тезгә тиде, шуңа күрә аякларга таянырга да мөмкинлек юк иде. Бераз медицина белеменә ия булганлыктан, тиз арада үземә беренче ярдәм күрсәттем”, - ди Артур.

«Пикап»та яраланган хәрбиләрне Луганск кыр госпиталенә эвакуациялиләр,  аннары санитар поезд аларны  Оренбург госпиталенә китерә. Яралануы хакында хатыны Иринага Артурның дусты хәбәр итә. Аннары Артур үзе дә куркынычсыз зонада шалтыратып, “Барысы да яхшы” дип әйтә. Кайда икәнен әйтми, юкса Ирина шунда ук юлга чыгып китәр иде. Шуннан соң ярты елдан артык вакыт төрле хәрби лазаретларда дәваланып уза. Аннары гына отпускка кайта ала.

Көтмәгәндә туган ягына кайтып төшкәч, солдатның якыннары “аһ” итә. Хәрбинең җиңендә Татарстан батальоны «Алга» дип язылган шеврон, ә күкрәгендә медальләр: «СВО катнашучысы», Жуков медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.

Аны Республика көне алдыннан, 29 августта Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Отпусктан соң “Шөгер” позывное булган хәрби янәдән иптәшләре янына алгы сызыкка юл алды. Аны хатыны Ирина, ике кызы: Виктория һәм Вероника, әти-әнисе Җәдит абый һәм Җәмилә ханым,  игезәк сеңелләре: Гөлнара һәм Диләрә, дуслары, туганнары озатып калды. Якыннары аның өчен һәрвакыт изге догада тора. Без дә хәрбинең Җиңү белән кайтуын көтәбез.

Хәрби операция тәмамланыр да, ул гаиләсе янына кайтыр, яраткан эше белән яңадан шөгыльләнер: полициядә хезмәт иткәннән соң ул машина ремонтлау буенча үз эшен ачып җибәргән булган. Үзенең мавыгулары да бар: су асты аучылыгы, раритет булган әйберләрне эзләү,  коллекция туплау, шулай ук тауларга  һәм кыяга менү – болар Артурның мавыгуларының бер өлеше генә.

 

фотолар: гаилә архивыннан.

Ильмира Гареева материалы буенча язылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев