Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Ринат Рөстәм улы Бекмурзин (04.03.2002 — 17.07.2022)

Махсус хәрби операциядә күрсәткән кыюлык, батырлык өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

20 яшьлек Ринат Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булды. «Әгәр мин булмасам, кем булыр» дип үз Ватанын яраткан, хөрмәт иткән Ринатның сүзләре бу. Яшь, энергияле, мәрхәмәтле егетнең барысы да алда иде бит әле. Әти-әнисен, ике апасын, туганнарын, дусларын, авылдашларын калдырып, якты дөньядан китте. 

2020 елның 2 июлендә Ринат хәрби хезмәткә чакырыла, Свердловск өлкәсендә 31-612 частендә хезмәт итә, хезмәте тәмамлангач, килешү төзи. 2022 елның 17 июлендә хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Узган ел 23 июль көнне Ринатны җирләделәр. Кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган Ринатны барысы да шәфкатьле, ачык йөзле, ышанычлы дус, авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булган батыр егет, дип искә ала. Һәм ул һәркемнең йөрәгендә шундый булып калачак та. Ринат В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбен 2017 елда тәмамлый. Аннан 2017-2020 елларда Башкорт дәүләт университеты филиалының Стәрлетамак колледжында белем алган. 

«Ринатның мәктәп еллары, үсмер чагы әле дә күз алдында. Чибәр, пөхтә, сабыр, якты йөзле, тәмле телле, йомшак күңелле булып күз алдында тора ул... Язмышлардан юктыр узмышлар. Ринатыбызның чәчәк кебек гомере чит-ят җирләрдә өзелде», — ди Гөлфия Шәйдуллина. Тетрәндергеч шигырь дә иҗат иткән иде Гөлфия апа. «Якты йөзең әле дә исләремдә. Моңсу күзең тыйнак елмая. Сабырлыгың әле дә хәтеремдә, Еракларга китеп юл ала... Ринат иркәм, онытмабыз сине. Урының булсын җәннәт түрендә. Фәрештәләр каршы алсын сине, Иман нуры булсын гүреңдә».

«Бүген без чын солдатны, курку белмәс егетне соңгы юлга озатабыз. Ул күңеле кушуы буенча тормышта авыр, ләкин чын ир-егетләр юлын сайлады. Хөрмәтле Наилә Наилевна, Рөстәм Әнвәрович, Ринатның якыннары, сезнең хәлне бернинди сүзләр белән дә җиңеләйтеп булмый. Ринат — Россия һәм безнең шәһәр горурлыгы. Үз халкын, үз Ватанын яклаган солдат онытылмый, ул — безнең күңелләрдә», — диде хушлашу чарасында катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашу сүзләрен Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Хидиятуллин, Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова җиткерде. «Ринат ачык йөзле, гел ярдәм итәргә әзер, шат күңелле булып безнең йөрәкләрдә сакланыр», — ди Лилия ханым. Ринатны соңгы юлга озатырга ул армия хезмәтен узган 31-612 хәрби частеның бронетанк хезмәте начальнигы, капитан Райнур Гилязетдинов килгән иде. 
Ринат Рөстәм улы Лениногорскидагы мөселманнар зиратында җирләнде. 

 

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнен Геройлар