1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда яшүсмернең серле үлеме буенча җинаять эше кузгатылган
13 октябрьдә Бөгелмәдә Ленин урамында 15 яшьлек үсмер аңсыз килеш табылган һәм ул ике көннән хастаханәдә үлгән. Әлеге факт буенча "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, яшүсмернең киемнәрен караганда газлы кечкенә...
-
Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылу турында кисәтү хәбәре таратты. Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Казанда секундына 16 метрга кадәр булуы фаразлана. Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануга китергән кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык булырга...
-
Лениногорск егете Артур Бердиев җиңү яулап кайтты (фотолар)
29 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә Кекушин карате буенча беренчелек узды. Анда Татарстаннан, Самара, Ижевск, Ульяновск, Димитровградтан килгән 307 спортчы катнашты. Әлеге ярышларда лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады. Безнең каратечы Артур Бердиев үз категориясендә I урын яулады. Котлыйбыз! Сергей Манаков фотолары
-
Ноябрь ае нинди яңалыклар алып килер?
Очкычта 5 ноябрьдән очкычларда багажга карата таләпләр үзгәрә. Федераль авиация кагыйдәләренә кертелгән төзәтмәләр буенча, пассажир зур багажын гына түгел, кулындагы кечкенә сумкасын да үлчәтергә тиеш була. Баксаң, моңа кадәр россиялеләрнең 65 проценты багаж өчен бөтенләй түләми йөргән. Яңа канун нигезендә исә биш килодан арткан сумканы үзең белән бортка алырга рөхсәт...
-
Росреестрының Лениногорск районы бүлегендә бәйрәм һәм ялларда эш графигы
3 һәм 6 ноябрьдә 8.00 - 16.00; 4 һәм 5 ноябрь - бәйрәм көннәре. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта дәүләт теркәве һәм ЕГРН нан мәгълүматлар алу өчен документлар күп фунцияле үзәкләрдә кабул ителә. Лениногорскида ул Тукай урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан.
-
«Школа без отстающих» откроется к 1 сентября 2018 года в Нижнекамске
Концепция проекта предполагает помощь детям, у которых есть проблемы с академической успеваемостью. Главная цель - сделать систему образования такой, чтобы понятие «отстающий ребёнок» вышло из употребления, говорит в интервью ИА «Татар-информ» мэр Нижнекамска Айдар Метшин. Необходимо поддерживать таких детей, предлагать альтернативные траектории роста, разрабатывать подходы для творческого и спортивного развития,...
-
Лениногорскилылар, бәйрәм көнне юлларны ябалар
Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм кунаклар! 4 ноябрьдә бәйрәм чаралары үткәрелгәндә, Ленинградская урамы иртәнге сәгать 7 дән 12.00 сәгатькәчә вакытлычы ябылачак. Ул Ленинградская урамының Гафиятуллин һәм Вахитов урамнары арасына кагылачак. Маршрутыгызны алдан ук планлаштырыгыз. фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BA%D1%80%D1%8B%D1%82%D0%B0%20%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7746443772323563393
-
НОЯБРЬГӘ ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә. 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар...
-
Лениногорскилыларны Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итә
7 ноябрьдә 14.00 - 16.00 ссәгать аралыгында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская лениногорскилыларны кабул итә. Кабул итү урыны: Мәгариф идарәсенең ( Шашин урамы, 22нче йорт) 12нче кабинеты. Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80.
-
Лениногорскилыларга 1 ноябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овны сегодня проявят рассеянность при выполнении служебного долга. Не исключено, что вы отправите важное электронное послание не тому адресату или по неосторожности удалите ценнейший файл, в котором содержались итоги вашей многомесячной работы. Телец: Тельцы 1 ноября 2017г попытаются решить текущие финансовые затруднения при помощи хитрой авантюры. Однако человек, поддержкой...
-
Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көнендә концерт һәм ярминкә булачак
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе 4 ноябрьдә Үзәк мәйданда узачак. Ярминкә сәгать 8дә башлана. Бәйрәм концерты 10да. Халык алдында үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясаячак. 6 ноябрьдә лениногорскилылар өчен тагын бер концерт була. Ул Татарстан Республика Конституциясе көненә багышлана һәм Мәдәният сараенда узачак. Барыгызны да көтеп калабыз.