Заман сулышы

3 октябрь 2012 яңалыклары

  • 3 октябрь 2012 - 04:43
    Кирлегәчтә өлкәннәр көне
    Өлкәннәр көне уңаеннан, Кирлегәч Мәдәният йортында узган чарага авылның өлкән буын вәкилләре җыелган иде, дип хәбәр итә "Ихлас" төркеме җитәкчесе (Кирлегәч авылы) Мәдинә Мокыймова. Очрашу "Инеш", "Чишмә" кибет хуҗалыкларының матди ярдәме белән әзерләнгән өстәл артында узды. Нәҗип Хәбибуллин, Сәлимә Напаеваның җырлавына, Ислам Кадермәтовның биюенә сокланып утырдык, Гыйльменур Напаеваның такмаклары барыбызны...
    539
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:40
    Чаңгы ярышына рәхим итегез!
    5-7 октябрьдә шәһәребезнең трамплиннар комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны М.Моряков истәлегенә багышланган чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Татарстанның Ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Монда Казан, Уфа, Түбән Новгород, Сочи, Пермь спортчылары катнашачак. Ярыш программасы: 5 октябрь - килү көне. Рәсми тренировка. 6 октябрь - К-29, К-48...
    1
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:38
    Көрәшеп җиңделәр
    Удмуртиянең Можга шәһәрендә грек-рим көрәше буенча узган турнирда безнең яшүсмерләр үз категорияләрендә җиңүче исемен яулады. Биредә Воткинск, Можга, Ижевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән 150дән артык көрәшче катнашты. 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында 50 килограмм авырлыгында-Константин Пикалев, 46 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кирилл Маркин, шул ук авырлыкта 1998-1999 елгылар арасында...
    565
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:33
    Зөбәрҗәт туегыз белән!
    Өлкәннәр көне уңаеннан, ЗАГС бүлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Бәдретдиновлар гаиләсен тәбрик иттеләр. Бу көнне 55 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер кичергән, өч бала тәрбияләп үстергән Ягъфәр һәм Рәисә Бәдретдиновларга бик күп котлау сүзләре, җылы теләкләр җиткерелде.
    479
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:25
    “Парламент дәресләре”
    Мәктәпләрдә "Парламент дәресләре"нә старт бирелде. Аның беренчесе 2 нче мәктәптә үтте. Дәрескә район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе урынбасары Римма Якупова килгән иде. X-XI сыйныф укучылары тарих укытучысы Любовь Полякова белән шәһәр һәм район үсешендә яшьләрнең роле турында фикер алышты, үзләрен кызыксындырган сораулар белән...
    522
    0
    0
  • 3 октябрь 2012 - 04:02
    Кемнең бәрәңгесе тәмлерәк?
    Урып-җыю һәм бакча эшләре тәмамлангач, барлык районнарда көзге ярминкә уздырыла. Бездә ул шәһәребезнең Үзәк мәйданында узган атнаның шимбәсендә оештырылды. Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана диелсә дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр зур-зур йөк машиналары белән иртәнге сәгать җидедә үк тезелеп басканнар иде. Сигезләр тирәсенә Үзәк мәйдан берәм-берәм яшелчә һәм бөртеклеләр, комбиазык сатучылар...
    510
    0
    0
Реклама