Иске Шөгер Мәдәният йортында авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгать смотрының сайлап алу туры узды.
Бирегә районыбыз авылларыннан егет-кызлар җыелып, үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәтте. Смотрның йомгаклау, ягъни гала-концерт 28 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә шул ук урында - Иске Шөгердә үтәчәк. Бу көнне җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Килегез, менә дигән концерт карарсыз.