Заман сулышы

12 март 2013 яңалыклары

  • 12 март 2013 - 11:13
    Лениногорскида «Ышаныч телефоны»
    Шикле кешеләр яисә әйберләр күргән очракта, экстремизм, терроризм белән бәйле фактлар турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итәргә була: 02, 2-72-20 - Лениногорск эчке эшләр бүлеге 5-12-68 - Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Лениногорск бүлеге 5-07-69 - Мэрия 5-12-90 - Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе
    0
    0
    0
  • 12 март 2013 - 11:10
    Лениногорскида өч кеше янып үлгән
    Үткән атнада шәһәрнең шәхси секторындагы бер йортта янгын чыгып, өч ир-ат үлгән. Сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту, ди күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы А.Иванов. Әлеге йортка аракы эчәргә чит кешеләр дә еш җыела торган булган, ул тулысы белән янып беткән.
    507
    0
    0
  • 12 март 2013 - 10:54
    Лениногорск районы Куакбаш хоккейчылары – беренче
    Шөгердә авыл яшьләре арасында, кышкы сезонны ябу уңаеннан, хоккей уены үтте. Хуҗалар белән беррәттән, бозда Иске Шөгер, Зеленая Роща һәм Куакбаш авылы егетләре очрашты. Нәтиҗәдә, I урынны - Куакбаш, II урынны - Шөгер һәм III урынны - Зеленая Роща яшьләре яулады. Күчмә кубок Куакбаш хоккейчыларына тапшырылды.
    605
    0
    0
  • 12 март 2013 - 10:48
    Лениногорск нефть техникумында бәйрәм
    Шәһәребезнең нефть техникумында икенче курс «ПГ-1-11» төркеме студентлары «Галиҗәнап хатын-кыз» дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрде. Ул язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Биредә ел саен II курс студентлары арасында «Иң яхшы сыйныф сәгате» конкурсы үткәрелә. Аның шарты буенча һәрбер төркем, җитәкчесе белән бергә, берәр тема сайлап...
    468
    0
    0
  • 12 март 2013 - 07:11
    Лениногорск картингчылары – җиңүче
    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына картинг буенча (кечкенә автомобильдә узышу) үткәрелгән ярыштан Лениногорск командасы җиңү белән кайтты. Казан шәһәрендә узган бәйгедә 9-18 яшьлек 180 егет һәм кыз катнашкан. Көндәшләр көчле булуына карамастан, өлкән төркемдә Андрей Малыхин (12 нче лицей) һәм Лилия Дәүләтгәрәева (7 нче мәктәп) җиңүче булган, ә кече...
    595
    0
    0
Реклама