Заман сулышы

18 март 2013 яңалыклары

  • 18 март 2013 - 06:22
    Лениногорскилылар кышны озатты
    Үткән шимбәдә Боз сарае янында "Кыш озату" бәйрәме узды. Бәйрәмне шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов ачып, тәбрикләвен җиткерде. Килгән халык төрле уеннарда катнашты, шәһәр коллективлары тарафыннан башкарган җырлар тыңлады, биюләр карады. Спорт яратучылар чаңгы ярышларын күзәтте. Биредә 300гә якын спортчы катнашты. Көчлеләр канат тартышуда, гер күтәрүдә, армрестлинг буенча сынашты. Балалар да...
    501
    0
    0
  • 18 март 2013 - 06:10
    Лениногорскины кардан чистарталар
    Атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм райондагы юлларны кардан чистартырга кушты. Чөнки берничә көн җылы торып, аннары суытып җибәрә һәм явымнар булачак. Шәһәрнең коммуналь хезмәткәрләре ял көннәрендә дә эшләп, шактый эш башкарганнар инде. Чистарту эшләрен шундый ук темпта бүген-иртәгә дә дәвам итәчәкләр.
    498
    0
    0
  • 18 март 2013 - 06:08
    Лениногорскилылар азрак авырый башлаган
    "Районда ОРВИ белән авыручылар кимеде" дип хәбәр итте атналык планеркада санитар табиб. Шулай ук эт тешләп мөрәҗәгать итүчеләр дә кимегән, үткән атнада өчәү булган. Моңа кадәр бу сан - 6-7 тирәсе иде.
    504
    0
    0
  • 18 март 2013 - 06:04
    Лениногорск районында янгын чыккан
    Бүген төнлә сәгать икедә Иске Писмән авылында бер йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут чолгап алган була инде, ул тулысы белән янып бетә. Соңгы арада анда кеше яшәмәгән, хуҗасы бикләп, озак вакытка каядыр киткән булган. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
    1805
    0
    0
Реклама