Заман сулышы

10 апрель 2013 яңалыклары

  • 10 апрель 2013 - 11:52
    Лениногорскида һава торышы үзгәрергә тора
    Татарстан синоптиклары фаразлавынча, киләсе төндә һәм иртәгә көндез ТР буенча урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы, төньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе, кыска вакытлы буран, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы көтелә. Көндез Казанда - 3-5, ТР буенча - 1-7 градус җылы. 12 нче апрельгә каршы төндә республикада болытлы һава була, шулай...
  • 10 апрель 2013 - 11:33
    Лениногорск театр коллективларын “Табуретка” Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакыралар
    Быел Санкт-Петербургта III Бөтенроссия балалар театр-поэзия иҗаты үтәчәк. "Табуретка" дип аталучы фестивальдә төрле юнәлештә эшләүче балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнаша ала. 17 яшькәчә яшүсмерләр катнаша ала. Сайлап алу турына заявкалар 1 марттан 31 майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтыннан алырга була: http://taburetkafest.ru
  • 10 апрель 2013 - 11:28
    Лениногорскида республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте
    2 нче мәктәптә М.Моряков исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Быел аны Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгына багышлаганнар. Җиденче ел үткәрелүче әлеге конференция быел тагын да күбрәк өлкәне колачлап, географиясен киңәйткән. Анда Лениногорск муниципаль районы мәктәпләреннән тыш, Әлмәт, Яңа Чишмә, Саба районы мәктәпләреннән килгәннәр. Секцияләрдә эш төгәлләнгәч, тантаналы рәвештә җиңүчеләргә...
Реклама