Заман сулышы

15 апрель 2013 яңалыклары

  • 15 апрель 2013 - 07:19
    Лениногорскида санитар икеайлык башланды
    15 апрельдә Лениногорск муниципаль районында санитар икеайлык башланды. Аның кысаларында, 20 апрельдә районкүләм өмә үткәрелү күздә тотыла. Чистарту белән бергә, агачлар да утыртырга планлаштыралар.
    384
    0
    0
  • 15 апрель 2013 - 07:12
    Лениногорскида 1940 елгы хатынны алдаганнар
    Лениногорскида тагын бер кеше мошенниклар тозагына эләккән. Базар янында 1940 елгы пенсионер ханым янына ике хатын килә. Синдә бозым бар дип, ышандыралар. Теге чирдән тизрәк котылу өчен, алдакчыларга өеннән 100 мең сум акчасын чыгарып бирә. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
    434
    0
    0
  • 15 апрель 2013 - 06:49
    Лениногорск районы буенча сөт саву күләме
    Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,15 апрель көнне район буенча 41 тоннадан артык сөт савып алынган. Алдынгылар рәтендә "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе (14,8 килограмм), "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыгы (14,1), "Сатурн-Урал" җәмгыяте (13,7).
    461
    0
    0
Реклама