Заман сулышы

23 апрель 2013 яңалыклары

  • 23 апрель 2013 - 09:09
    Лениногорскида чәчү башланды
    Районда чәчү эшләре башланды. Беренчеләрдән булып, "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте арпа чәчәргә кереште. Бу эш 206 гектарда башкарылган, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Әлеге җәмгыять күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалауны төгәлләгән. Шулай ук "Чулпан" җәмгыяте дә бу юнәлештә өлгерлек күрсәткән. "Агропродсервис", "Спартак" агрофирмасы" һәм "Хәсәнов Х.Х" хуҗалыкларында эш башланып кына...
    423
    0
    0
  • 23 апрель 2013 - 09:07
    Иң күп укылучы китап
    Республикада иң күп укыла торган китаплар арасында якташыбыз Рәмзия Габделхакованың "Тау артында кояш бар" китабы да бар. Ул "Ел китабы - 2011" республика конкурсында ачыкланган. 2011 елда басылып чыккан китаплар хакында 2012 ел дәвамында укучылар арасында сораштыру үткәрелгән. Нәтиҗәдә, чәчмә әсәрләр арасында Рәмзия Габделхакованың әлеге китабы III урын алган.
    944
    0
    0
  • 23 апрель 2013 - 09:04
    Лениногорск рәссамнары күргәзмәгә әзерләнә
    Шәһәребездә яшәп иҗат итүче биш рәссам "Зур Идел" дип аталучы Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашу хокукына ия булды. Алар - М.Минһаҗев, Т.Самойлова, Я.Зиннәтуллин, О.Кульпин, В.Степанов - бик катгый сайлап алу турын үтә алган. Җәйге Универсиада алдыннан аларның хезмәтләре Казандагы бик дәрәҗәле берничә залда тәкъдим ителәчәк. Кечкенә генә шәһәрдән биш рәссамның катнашуы -...
    620
    0
    0
  • 23 апрель 2013 - 09:01
    Лениногорск көрәшчеләре уңышы
    Можга шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында якташларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Анда Татарстаннан тыш, Башкортстан республикасы, Киров өлкәсе, Мари-Элдан 200 спортчы көч сынашты. Якташыбыз Константин Пикалев үз авырлыгы буенча I урын алды. Ә Махамбед Сарсенов 50 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында өченче булды.
    665
    0
    0
Реклама