Заман сулышы

15 май 2013 яңалыклары

  • 15 май 2013 - 11:59
    Лениногорскида “Игътибар – балалар” акциясе башланды
    15 май - 15 июнь аралыгында Лениногорскида "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия профилактик акциясенең беренче этабы үтә. Ул балигъ булмаганнар арасында юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәрәхәт алуны кисәтү максатын күздә тота. Бу уңайдан, республиканың дәүләт автомобиль инспекциясе рейдлар, акция, конкурс - викториналар үткәрәчәк.
    1039
    0
    0
  • 15 май 2013 - 11:56
    Лениногорск чыгарылыш сыйныфларыннан истәлек
    Тугызынчы чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучы 21 укучы мәктәпкә үзенчәлекле истәлек калдырды, дип хәбәр итә Иске Иштирәк мәктәбе сайты. Алар мәктәп тирәсенә егерме бер төп җиләк бирүче агач утырткан. Чия, слива, алмагач, үсеп китеп, әлеге укучылар турында искә төшереп торачак.
    1143
    0
    0
  • 15 май 2013 - 11:48
    Лениногорскилылар да агач утыртачак
    18 май - шимбә көнне Лениногорскида "Бөтенроссия урман утырту көне" уза. Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы кысаларында үтүче әлеге акциядә республиканың барлык шәһәр һәм районнары да катнаша. Безнең шәһәрдә агач утыртуга старт иртәнге сәгать 8.00 дә биреләчәк. Аның максаты - урманга карата сак караш тәрбияләү.
    576
    0
    0
Реклама