Әлмәттә мөселман яшьләренең спартакиадасында лениногорскилылар җиңү яулаган.
Анда сигез район катнашкан. Мөселман яшьләре футбол, өстәл теннисы, волейбол уйнап, канат тартуда көч сынашкан. Нәтиҗәдә, Лениногорск яшьләре беренче урында, икенчедә - Әлмәт, өченче урында - Түбән Кама яшьләре.