Заман сулышы

31 март 2014 яңалыклары

  • 31 март 2014 - 12:11
    Зәй-Каратайда мунча янган
    Үткән якшәмбе - 30 мартта кичке бишләр тирәсендә Зәй-Каратай авылындагы бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыга. Мунча тулысы белән янып бетә. Ялкын телләре аның янәшәсендәге йортка да күчеп, түбәсенә зыян китерә. Янгын мичнең артык кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә Лениногорск янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
    409
    0
    0
  • 31 март 2014 - 09:39
    Лениногорскида ишеп-ишеп кар ява
    Инде язга аяк бастык дигәндә, яңадан кыш булды. Бүген Лениногорскида иртән-иртүк, ишеп-ишеп кар ява. Быелгы язның беренче аеның соңгы көне шундый һава торышы китерде. Кайбер кешеләр язгы аяк киемнәрен яңадан кышкыга алыштырды. Юлларда бозлавык. Чайковский урамында "пробка" барлыкка килгән, диләр. Коммуналчылар йорт ишегалды территориясен көрәргә чыкты. Бина түбәләреннән шап-шоп карлар...
    483
    0
    0
Реклама