Заман сулышы

20 май 2014 яңалыклары

  • 20 май 2014 - 10:28
    Горький урамы буйлап транспорт йөрү чикләнә
    Юл полотносын киңәйтү буенча ремонт эшләре бару һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында , Горький урамында Заварыкин һәм Горький урамы кисешкән урыннан алып, Тукай - Горький кисешкән урынга чаклы 14 майдан 31 июльгә чаклы транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә администрация сайты. Искәрмә буларак, төзелеш техникасы һәм ашыгыч ярдәм...
    463
    0
    0
  • 20 май 2014 - 05:59
    Лениногорскилы “Бәллүр каләм” иясе булды
    "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" республикакүләм журналистлар конкурсы җиңүчеләре арасында райондашыбыз да бар. "Массакүләм матбугат чарасы җитәкчесе" номинациясендә "Ярмарка" нәшрияте генераль директоры, "Ярмарка", "Кошелек" газетлары баш мөхәррире Владимир Кожевников бәллүр каләм һәм диплом иясе булды. Коллегабызны котлыйбыз.
    573
    0
    0
  • 20 май 2014 - 05:50
    Лениногорскида наркотикларга каршы айлык башлана
    20 май - 20 июнь аралыгында муниципаль район территориясендә наркотикларга каршы айлык үтә. Наркотик куллану, сату турында мәгълүматыгыз булса, тәүлек буе эшләүче телефоннарга шалтыратуыгыз сорала: 8(843) 291-20-02, 8(85595) 5-03-19, 8(843) 291-19-25.
    511
    0
    0
Реклама