Заман сулышы

16 июль 2014 яңалыклары

  • 16 июль 2014 - 11:05
    Исәптә торучылар шактый, вакант урыннар да җитәрлек
    Шәһәребезнең мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 335 кеше исәптә тора, дип хәбәр итә үзәк белгечләре. Белгечләр алар өчен шофер, йөк төяүче, склад мөдирләре, хезмәтне саклау инженерлары, дефектоскопист, технолог, штукатур-маляр, мастерлар, сатучылар кебек һөнәрләр тәкъдим итә. Исәптә торучыларның уртача яше 30-35 тирәсе. Шулай ук пенсия яшендәгеләр дә бар.
    401
    0
    0
  • 16 июль 2014 - 09:36
    Компенсация алу өчен белешмәләрне яңарту вакыты җитте
    Балалар бакчасы өчен түләүне арттырганга ярты ел вакыт узып та киткән. Димәк, өстәмә компенсация рәвешендә бер өлешен кабат кайтару өчен белешмәләрне яңарту вакыты да җиткән. Эштәге ата-ананың вакытын сарыф итмәү, чиратларда басып тормасын өчен халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчасына үзләре барып тиешле документларны кабул итә. Мондый "мобиль офис"лар...
    414
    0
    0
  • 16 июль 2014 - 04:39
    Комбайннар парады үтте
    Районда дүрт урында комбайннар парады үтте. Игенче-механизаторлар уракка төшәргә әзер. Техникаларын ремонтлап-төзәтеп, тезеп бастырганнар. Быел игенчеләр алдында 35 меңгә якын гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Май ахырында - җәй башында булган корылык игеннәргә зыян салган. Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның киләсе санында укый аласыз.
    475
    0
    0
Реклама