Заман сулышы

9 декабрь 2014 яңалыклары

  • 9 декабрь 2014 - 12:08
    Безнең акробатлар – республика беренчелегендә
    Безнең спортчылар акробатика буенча республика беренчелеге һәм чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. "Алтын"ны Лениногорскига Элина Мифтахова белән Лиана Моратова яулады. Екатерина Сергеева, Анастасия Эскина һәм Софья Ивановадан торган кызлар төркеме һәм Элина Сәлахова. Дамир Варшов пары призлы урын алды. Илдар Сәлимов, Дарина Федорова һәм Ралина Федорова, Ангелина Дәүләтгәрәева, Виктория Тимлфеева төркеме...
    464
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 10:47
    Мәктәптә дә стипендия....
    Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр"гы 36 нчы маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру...
    628
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 10:37
    Татарстанда ике укучы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
    Татарстанда яшүсмерләр катнашында берьюлы ике фаҗига килеп чыккан. Казанның Киров районында бүген иртән 12 яшьлек малай 12 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, малай имин гаиләдә тәрбияләнгән. Иртән ул гадәттәгечә мәктәпкә киткән. Чаллыда да шундый ук фаҗига теркәлгән. Күп катлы йорт балконыннан, 13 каттан булырга мөмкин, 15...
    583
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 10:17
    Россиянең иң яхшы укытучысы Лениногорскида яши
    Саранск шәһәрендә "Россиянең сәламәтлек укытучысы-2014" Россиякүләм бәйгедә якташыбыз республика данын лаеклы яклады. Анда илебезнең 38 төбәгеннән 43 укытучы катнашкан. Нәтиҗәдә, 5 нче мәктәпнең биология укытучысы Людмила Зарубежнова Россиянең иң яхшы ун педагогы исемлегенә кертелеп, лауреат исемен ала. Котлыйбыз!
    479
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 07:01
    Белешмә алу тәртибе
    Кешенең хөкем ителгән булу-булмавы хакында белешмә алу өчен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша - www.gosuslugi.ru заказ бирергә кирәк. Әзер белешмәне Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән 215 кабинеттан барып алырга кирәк булачак. Белешмә өчен телефон: 2-71-93 (штаб)
    512
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 06:44
    Район мәктәпләре баскетбол уйнады
    Шөгердә район мәктәпләренең VIII-IX сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярыш узды, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре. Шөгер һәм Тимәш мәктәбендә белем алучы егетләрнең дә, кызларның да әзерлеге бертигез булган күрәмсең, алар беренче һәм икенче урыннарда. Ә менә III урында егетләр арасында Иске Куак, кызлар арасында Зеленая Роща командалары. Алар...
    476
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 06:22
    Лениногорскида 2015 елда 15 йорт капиталь ремонтланачак
    2015 елда Лениногорскида 15 йортта 105 млн.сумнан артыграк бәягә капиталь ремонт ясау планлаштыра. Ремонт комплекслы булачак, ягъни кайнар һәм җылы су, җылылык системасы алыштырыла, түбә, подъезд, электр белән тәэмин ителеш, подвал ремонтлана. Моның белән бергә, Ленинградская урамы, 21 нче йорт һәм Куйбышев урамы, 38 нче йортта лифтлар да яңартылачак. Халык...
    415
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 05:25
    Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
    Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә явым-төшемсез, көндез республика буенча урыны белән бераз кар көтелә. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары 6-11 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак....
    465
    0
    0
  • 9 декабрь 2014 - 05:22
    Татарстанда 25 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
    1-7 декабрьдә Татарстанда 25 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе. Аерым алганда, Казанда - 8, Чаллыда - 2, Әлмәт районында - 7, Бөгелмә районында - 3, Яшел Үзән районында - 2, Буа, Биектау, Зәй районнарында 1әр яңа очрак...
    473
    0
    0
Реклама