Заман сулышы

2 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 2 гыйнвар 2015 - 19:35
    Зәй-Каратайда бәйрәмдә тере куян бүләк иткәннәр
    Зәй-Каратай авылында "Бал-маскарад"шулкадәр матур була , гел безнең яшь чактагы кебек, дип язып җибәргән укучыбыз Зөмәрә Шәрипова. Клубка килеп керүгә матур итеп бизәлгән ,төсле утлары белән хуш исле чыршы каршы алды.Билгеләнгән сәгатьтә халык әзрәк кебек иде,бераздан залда энә төртерлек тә урын юк. Клуб мөдире Марат Хәернасов белеп тора икән халык...
    442
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 17:17
    Лениногорск поликлиникаларының бәйрәмнәрдә эшләү графигы
    Балалар поликлиникасы - 2, 4, 6, 9 гыйнварда дежур табиб (5-16-07) Медсанчасть - 4, 5, 6 гыйнварда дежур табиб (5-24-53) Хатын-кызлар консультациясе - 6 гыйнварда (5-07-26) Үзәк район поликлиникасы - 11 гыйнвардан гына эшли (5-06-68)
    1664
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 17:00
    Яңа ел мәзәкләре
    Кыш бабай балалар бакчасына килә. - Син кем? - дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай. - Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем! - Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте....
    923
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 16:52
    Һава торышы кискен үзгәрә
    Татарстанда һава торышы кискен үзгәреш кичерә. Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, 3-4 гыйнварда урыны белән кар һәм юеш кар явачак. Явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык.
    438
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 16:00
    Лениногорск мәчете ир балаларны ял итәргә чакыра
    "Ихлас" мәчетендә 3 гыйнвардан 9 ына чаклы ир балалар өчен "Сәлам" дини ял итү чарасы үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон: 5-10-10, 8-987-408-91-82.
    659
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 13:00
    11 нче гимназия укытучысы Венера ханымның юбилее
    Яңа елның беренче көннәрендә 11 нче гимназиянең милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары Венера Сәмигуллина "түгәрәк" юбилеен билгеләп үтә. Балачак хыялы Венера Минсәгыйть кызын Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Азнакай районында туып-үскән кызның алдагы тормыш юлы безнең шәһәр белән бәйләнә. Менә инде өч дистә...
    748
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 11:27
    Безнең язучылар әсәрен Төркиядә укыйлар
    2014 декабрь аенда Төркиядә мәктәп яшендәге балалар өчен 28 татар язучысының әсәре төрек телендә дөнья күрде. Анда якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимнең "Алмалар", Алберт Хасәновның"Чакырылмаган кунаклар" хикәяләре дә кергән. "Алтын тиен" ("Алтын синҗап") дип аталган шушы җыентыкны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу тәрҗемә иткән. Җыентыкка өч әкият, егерме биш...
    543
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 11:17
    Лениногорскилылар Әлмәткә барып спектакль карый ала
    Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләргә чакыра. Бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга иң кызыклы һәм иң яхшы спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк, дип ышандыра театрның матбугат хезмәте. 3 гыйнвар көнне "Аршин мал алан", 4 гыйнвар "Амзонка", 5 гыйнвар "Кыю кызлар", 7 гыйнвар "Кызлар килде авылга", 8 гыйнвар "Ромео һәм Джульетта"...
    549
    0
    0
Реклама