Заман сулышы

16 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2015 - 12:40
    “Заман сулышы” газетына корреспондент кирәк
    "Заман сулышы" газетына корреспондент кирәк. Татар телен камил белү мәҗбүри. Белешмә өчен телефон: 5-07-72
    0
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 11:49
    Лениногорск егетләре шоферны талаган
    Зур йөк машинасы Лениногорск-Чирмешән трассасында Тимәш авылы янында туктаган була. 20 һәм 21 яшьлек ике егет машинадан тарттыру тросын, аккумулятор, планшетлы компьютер, видеорегистратор, кыскасы, бик күп кирәк-яракларны урлыйлар. Урланган әйберләр 26 мең сумга бәяләнә. Егетләрне кайнар эз буенча тотканнар. "Урлау" маддәсе буенча аларга җинаять эше ачканнар. http://www.almet-rt.ru/ сайтыннан
    456
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 10:43
    Лениногорск кибетләрендә бүгенге көндә карабодай бәясе
    Яңа ел алдыннан кибет киштәләреннән карабодайны алып бетереп, шау-шу тудырганнар иде. Янәсе бетә, кыйммәтләнә. Кайбер кибетләрдә килограммы 70 сумга менде. Хәзер хәлләр ничегрәк соң? Шуны белергә теләп, базар тирәсенә чыгып киттем. Базарда аны 1 кг. - 60, 3 кг. - 180, 5 кг. -300 сумга сатып торалар иде. Кибетләрдә дә...
    467
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 05:45
    Лениногорск картингистлары – II урында
    Лениногорск картингистлары Азнакай муниципаль районы башлыгы кубогына үткәрелгән ачык ярышта II урынга лаек булган. Анда, безнең шәһәрдән кала, тагын Азнакай, Баулы, Урыссу, Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Октябрьск, Бирс шәһәрләреннән килгән 80нән артык яшүсмер катнашкан. Игътибар, 25 гыйнварда шундый типтагы ярыш шәһәребезнең Белинкого урамында урнашкан "РОСТО" автомәктәбе каршындагы кышкы трассада узачак....
    515
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 05:34
    Лениногорскида халык җыены үтте
    Шәһәрдә ел саен үткәрелә торган халык җыеннары старт алды. Кичә ул 9нчы мәктәптә үтте. Анда шәһәребезнең барлык структура җитәкчеләре, коммуналь хезмәт вәкилләре, медицина, мәгариф белгечләре катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев әлеге микрорайон халкын узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Полициянең участок уполномоченные Фәрит Яфаров җыелганнар игътибарын мошенниклык проблемасына юнәлдерде....
    427
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2015 - 05:15
    Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары турында 63 фотокитап
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада "Җиңүнең газиз йөзләре" ("Родные лица Победы") исемле социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте....
    656
    0
    0
Реклама