Заман сулышы

21 июль 2015 яңалыклары

  • 21 июль 2015 - 11:40
    Бер кулы өзелгән хатын-кыз мәете табылган
    Казанның Лаврентьев урамындагы 14 А йорты ишегалдын полиция хезмәткәрләре чолгап алган. Анда чүп контейнерында кулы өзелгән хатын-кыз мәете тапканнар, дип язалар социаль челтәрләрдә. Соңрак 56 яшьлек әлеге хатынның өске каттан егылып төшүе турында хәбәр булды. Ул психик авырудан интеккән.
    561
    0
    0
  • 21 июль 2015 - 09:00
    Казанда уртача хезмәт хакы 33 мең сумнан артып китә
    Казанның эре һәм урта предприятие һәм оешма эшчеләренең айлык уртача хезмәт хакы 2015 елның гыйнвар-июнь айларында 33 221 сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч 2014 елның ярты елы белән чагыштырганда 7,9 %ка югары күтәрелгән. Шул ук вакытта казанлыларның 2015 елның гыйнвар-июнь айлары өчен алган реаль хезмәт хакы (кулланучылар бәясе индексын исәпкә...
    370
    0
    0
  • 21 июль 2015 - 08:43
    Сарабиккол егетләре “эләккән”
    17 июльдә Сарабиккол авылында өч яшь кеше законсыз рәвештә байбак (сурок) аулаганда тоткарланды, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Аларга ау өчен махсус рөхсәт алырга кирәк булган.
    1126
    0
    0
  • 21 июль 2015 - 06:19
    Лениногорскида исерек хатын җаваплылыкка тартылган
    17 июльдә эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер таксисттан шалтырату була, ул пассажир хатынның исерек хәлдә булуын, илтеп куйган өчен акча түләргә теләмәвен әйтә. Хатын кечкенә баласы белән, кычкыра - сүгенә машинадан төшәргә теләми, ди. Полиция хезмәткәрләре килгәч, баштан исемен әйтми, аннан сугыша башлый. Үзәк район хастаханәсенә илткәч, медицина хезмәткәрләренә...
    648
    0
    0
Реклама