Заман сулышы

7 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2015 - 13:20
    Лениногорскида һава торышы бозылачак, давыл көтелә
    Бүген кич белән республика буенча көчле давыл көтелә. Казанда инде бозлы яңгыр яуган. Яшенле яңгыр көчле җил белән дәвам итәчәк. Җилнең тизлеге секундына 22-27 метр булырга мөмкин. Боз яву ихтималы да зур. http://matbugat.ru/ сайты фотосы
    490
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 12:45
    Лениногорскилылар “Нечкәбил” фестивалендә
    5 сентябрьдә "Казан Арена" стадионында "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналы үтте. Анда республиканың 30 районы һәм шәһәреннән 47 гаилә катнашты. Безнең Лениногорск данын Эчке Эшләр бүлегенең җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче инспектор Екатерина Шукова, Ивановка авылы Мәдәният йорты директоры Гөлфия Хәлилова һәм Ивановкада яшәүче Афанасьевлар гаиләсе яклады. Екатерина Шукова "Һөнәри бәйрәмнәр"...
    859
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 12:22
    «Горгаз» хезмәтеннән дип йөргән мошенникларны тотканнар
    Полицейскийлар «Горгаз» хезмәткәрләре кыяфәтенә кереп, пенсионерлардан акча талап йөрүче кырыгалдарларны тоткарлаган. Алар Казанда яшәүчеләрдән җәмгысе 300 000 сум акча алган. Бер пенсионер әби хәтта 130 мең сумын биреп чыгарган. Тоткарланучыларның барлыгы дүрт җинаятькә катнашы бар, диләр полициядә. Кырыгалдарлар фатир буйлап йөреп, янәсе, газ колонкаларын һәм плитәләрне тикшергәннәр. Аннары тиз арада...
    1088
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:59
    “Балерина” фонтаны янында әдәби эскәмия оештырылды
    Үткән атнада "Балерина" фонтаны янында Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсе хезмәткәрләре китаплар алып килеп, тирә-яктагыларны җәлеп итеп, әдәби эскәмия оештырды. Лениногорскилылар һәм килгән кунаклар "Табигатьтә китап әйләнеше" дигән буккросингта, "Тере табигать акыллылыгы" әдәби-экологик лотосында катнашты. Интеллектуаллар арасында китапханә хезмәткәрләре Парклар һәм скверлар елына багышланган "Туган ягыңны...
    907
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:37
    “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсына старт бирелде
    1 сентябрьдән "Мәктәп эко-патруле" республика конкурсына старт бирелде. Анда бөтен Татарстанның мәктәп укучылары катнаша ала. Моның өчен Android яисә iOS операцион системалы телефоныгыз булса, "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымта урнаштырырга. Анда теркәлер өчен Татарстан Республикасы "Электронное образование" порталы шәхси кабинетының логин һәм паролен кертергә кирәк. Конкурсантлар Татарстан Республикасы экология һәм табигый...
    507
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:05
    Кичәге авариядә үлүчеләр Лениногорск районыннан булып чыкты (фото)
    Кичә кич белән Лениногорск-Азнакай юлында һәлак булган ир белән хатын -Лениногорск районыннан. 1956 елгы ир Тимәштә яшәгән, ул шунда ук үлә, аның янындагы пассажир хатын-кыз Иске Писмәннән, ул бераздан үлгән. Алар "Лада" автомобилендә төп юлдан барганнар, "Субару" автомобиле хуҗасының юл йөрү кагыйдәсен тупас бозуы аркасында һәлак булганнар. Ә "Субару" хуҗасы...
    1577
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 10:35
    Лениногорскида мактаулы кунак, якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләев булып китте
    Шушы көннәрдә Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда мактаулы кунак, якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләев булы китте. 1974 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1977 елда, Кама авыр йөк машиналары чыгару заводларын төзүдә күпсанлы уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе, "Хезмәт...
    478
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:57
    Казан - фатир бәяләре буенча өченче урында
    Россиядә яңа салынган торак бәяләре буенча Казан өченче урында. 2015 елның сентябрь бәяләре буенча башкалада яңа фатирларда торакның квадрат метры 61,98 мең сум. Екатеринбургта бу сумма - 70,55 мең, Түбән Новгородта - 66,52 мең сумны тәшкил итә. Иң арзанлы фатирлар Омскида икән. Анда торакны квадрат метрын 41,90 мең сумнан алырга...
    514
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:45
    Лениногорскида пенсионер 84 мең сумын мошенникларга күчергән
    Лениногорскида 62 яшьлек хатын-кыз мошенниклар счетына 84 мең сум акчасын күчергән. Күчергәч кенә башына аңлап алып, полициягә шалтыраткан. Тагын берничә кешегә шундый шалтырату булган, алары алданмаган. Полициядән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта әлеге шалтыратуларның кайдан булуы тикшерелә. Самара өлкәсеннән булырга мөмкин, дигән фаразлар бар. Ә лениногорскилыларга сак булырга киңәш итәләр.
    686
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:35
    Лениногорск районындагы авариядә ике кеше үлгән
    Кичә 20 сәгать 30 минутта Каран борылышында юл һәлакәте була. 1956 һәм 1958 елгы ир белән хатын үлә, 1972 елгы хатын-кызның балтыры сына, ул Бөгелмә хастаханәсенә юллана.
    454
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:04
    Бөгелмәле поезд астына ташланган
    Бөгелмәле бер хатын-кыз инде күп тапкыр, тимер юлга чыгып, поезд астына ташланырга теләгән. Күреп алучылар аны һәрвакыт коткарып калган. Кызганыч, бу юлы янында кеше булмаган, аны поезд бәреп киткән, шунда ук җан биргән. Аның психик яктан бик үк исән булмавын хәбәр итәләр. Бөгелмәнең тимер юл аркылы чыгу урыны хәзергә хәтле...
    957
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:18
    Кукуруз урлаган өчен - штраф
    Бу хәл Балтач районында була. 20 кукуруз чәкәне урлаган яшүсмергә штраф салынган. Егетләр участок вәкиленә эләккән, ул исә беркетмә төзегән. Соңыннан эшне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе бирәләр. Үсмерләр үз гаепләрен таныган, чит кеше, җәмгыять әйберенә башка кул сузмаска ышындырдылар. Ата-аналарына исә 1 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, дип яза...
    929
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:12
    Республиканың 16 районында сөтчелек тармагындагы хәлләр аеруча авырлашкан
    Сентябрь башында савым күләме 25,7 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырган вакытта алынган продукция күләме 8,7 тоннага азайган. Уртача алганда, һәр сыер 14 кг сөт биргән. Чирмешән районында узган тәүлектә 16,4 тонна, Менделеевскида - 20,8, Бөгелмәдә - 26,5 сөт җитештерелгән. Спас районында 31,6, Кама Тамагында 37,3 тонна сөт савылган. http://intertat.ru/
    679
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 05:32
    Хәерле иртә, лениногорскилылар! Бүгенгә һава торышы: +28 градуска кадәр җылы булырга мөмкин
    Бүген, 7 сентябрь көнне аяз көн. Температура көндез +28 градуска кадәр булачак. Төнлә +23, +16 градус. 8 сентябрь көнне аязучан болытлы көн. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Температура көндез +17, +18, төнлә +18, +14 градус кына булачак.
    757
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 05:11
    Зөмәрә Шәрәповадан туң карлыган пирогы
    Камыр өчен 8 зур калак шәһәр каймагы, 1стакан шикәр комы, 2 йомырка, калак очына элеп чәй содасы, аз гына тоз, 40 гр маргарин яки атланмай, 2 стакан он кирәк. Шуларны барысын кушып, куе каймак сыман камыр ясыйсың. Камырны майлаган табага салып, өстенә тигез итеп бер кат туң карлыган тезәсең(брусника да,...
    1322
    0
    0
Реклама