Заман сулышы

17 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 17 сентябрь 2015 - 13:19
    Шөгер авыл җирлегенә яңа башлык сайланды
    Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә җыелыш җыеп башлыклар сайлыйлар. Шактый җирлекләрдә шул ук башлыклар калган. Ә менә Шөгер авылы җирлегендә яңа башлык. Ул - Радик Нәҗип улы Гафиятуллин. Моңа хәтле әлеге вазифаны башкарган Надежда Павловна Вакулюк үз теләге белән киткән иде.
    2345
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 12:06
    Бер хатын өендә бәбиләгән
    Бу вакытта аның янәшәсендә ире була. Тулгаклары тиз барганын хатын соң абайлап ала.Бу вакытта баланың башы инде күренгән була. Ир кеше тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Табиблар баланың кендеген кисеп, аларны бала табу йортына алып китә. Хәзер бу бала белән ананың хәле яхшы икән. Чаллыда булган бу вакыйганы күпләр...
    665
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 10:44
    Район башлыгы 23 сентябрьдә сайланачак
    Бу хакта кичә шәһәрдә узган "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясендә билгеле булды. Конференция делегатлары яшерен сайлау юлы белән тавыш биреп, Рәгать Хөсәенов кандидатурасын сайлаган. Конференциянең өченче этабы 23 сентябрьдә булачак.
    664
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 08:20
    Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызны көчләп качкан
    Әлеге коточкыч хәл 2 сентябрьдә көпә-көндез, Казанның Оренбург трактындагы бер йортның дүртенче катында була. Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кыла һәм качып китә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, урамда уйнап йөргән кызны әлеге ир-ат югалган песиен эзләү сылтавы белән подъездга чакырып ала. Икәүдән-икәү генә калгач, йортның...
    1074
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 07:17
    Лениногорскилыларны һәм Керкәле халкын саныйлар
    Быел республика буенча халык санын исәпкә алачаклар, бу- Лениногорскига да кагыла. Әлеге чара 1 октябрьдән 31 енә чаклы дәвам итәчәк. Тик барлык кешене рәттән санамаячаклар, сайлап алып кына. Бездә ул шәһәрнең Куйбышев урамындагы берничә йортта, Свобода урамында яшәүчеләргә һәм Керкәле авылы халкына кагыла. Республика буенча 55 меңгә якын кеше сораштырылачак....
    651
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:32
    Лениногорскида 85 яшьлек әбинең 100 меңен алганнар
    Шәһәребездә яшәүче 85 яшьлек әби мошенникларның чираттагы корбаны булган. Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәтеАлар аның өенә шалтыратып, улының юл һәлакәте сәбәпчесе булуын, бу мәсьәләне җайлау өчен акча кирәк булуын әйтә. Куркуыннан пенсионер карчык булган 100 меңгә якын акчасын таныш булмаган кешеләргә биреп җибәрә. Бу хакта полициягә командировкадан бернинди һәлакәтләргә очрамый...
    766
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 06:26
    Лениногорскилы Әлмәтленең фатирыннан аяк киемнәрен урлаган
    Фатирын бикләргә онытып, 46 яшьлек хуҗа кеше йокларга ята. Йокыдан торгач ноутбук һәм кроссовкилары юклыгын абайлап ала. Хатын зыянны 26 мең сумга бәяләгән. Каракны тиз тоткарлыйлар. 36 яшьлек ир Лениногорсктан килгән булган. Эчемлек алырга акчасы җитмәгәч, ул бер подъездга кереп һәрбер фатирның ишеген тартып карый башлый. Бер ишек бикле булмый....
    680
    0
    0
  • 17 сентябрь 2015 - 05:27
    Бүген Лениногорскида 20 градус җылы булачак
    Атна ахырынача шундыйрак һава торышы саклана. 19 сентябрьдә җылылык хәтта 23 градуска җитәчәк. Шимбә-якшәмбе 19-21 градус җылы күрсәтә.
    895
    0
    0
Реклама